Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эдуард Хәсәнов: «Чәршәмбе һәм шимбә өмәләренә әзерлекне хәзердән үк башларга кирәк»

Муниципалитетта узган атналык аппарат киңәшмәнең төп темалары – «Россия Почтасы»ның Чистай филиалы эшчәнлеге, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды.

 

Аны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов алып барды.

 

Кадрлар белән тәэмин итү буенча проблемалар бар

«Россия Почтасы» Чистай филиалының 2022 елдагы эшчәнлеге турында «Татарстан почтасы» федераль почта хезмәте идарәсенең төбәк челтәре җитәкчесе Алексей Костин хәбәр итте. Чистай районара почта бүлекчәсе карамагында 8679 квадрат километр территория бар, анда 162 меңгә якын кеше яши. Чистай районында 8 шәһәр, 20 авыл почта элемтәсе бүлекчәсе эшли. Кадрлар, аерым алганда, почтальоннар белән комплектлану проблемасы бар. Аны хәл итү өчен мобиль китереп бирү кулланыла.

2023 елның I яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, Алексей Александрович моннан алдагы хисап чоры нәтиҗәләрен 109 процентка яхшыртуга ирешүләрен билгеләп үтте.

 

Уҗымнарның торышы яхшы

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский хәбәр итте. Узган атнада Россельхозцентр белгечләре белән берлектә уҗым культуралары басулары тикшерелгән. Уҗымнарның торышы хәзерге вакытта яхшы дип бәяләнә. Якын арада белгечләр аларны тукландыруга керешәчәк.

Минераль ашламалар туплау, орлыкларны тикшерү дәвам итә.

Быелгы чәчү кампаниясендә 290 берәмлектән артык трактор, 22 чәчү комплексы, 136 чәчкеч, 165 культиватор җәлеп ителәчәк. Тракторлар буенча техник әзерлек 98 процент тәшкил итә, чәчү комплекслары буенча – 92, техниканың башка төрләре йөз процент әзерлектә тора. Запас частьләр һәм комплектлаучы әйберләр белән проблемалар юк.

Бер атна эчендә район хуҗалыкларында 330 тонна сөт савылган. 9 миллион 703 мең сумлык 313 тонна сатылган. Сөтнең уртача бәясе бер литр өчен 31 сум. Бер сыердан 16,2 килограмм сөт савыла.

 

4 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча полиция бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаятьләр турында 13 хәбәр теркәлгән. Сводкада – урлашулар, мошенниклык, наркотиклар тартып алу очраклары. 17 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан. Административ хокук бозган өчен барлыгы 272 кеше җаваплылыкка тартылган, шул исәптән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 220. Транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен 4 машина йөртүче тоткарланган.

Утырыш ахырында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе җыелганнарга тиздән санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык башланачагын искәртте. Ул беркетелгән территорияләрне тәртипкә китерү өчен чәршәмбе һәм шимбә өмәләрендә актив катнашырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев