Эдуард Хәсәнов аппарат киңәшмәсе үткәрде: игътибар үзәгендә –социаль яклау, агросәнәгать комплексы һәм хокук тәртибе
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов атналык аппарат киңәшмәсе үткәрде, анда социаль яклау бүлегенең эше, агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы һәм узган атнадагы оператив вәзгыять каралды

366 кеше шифаханәдә дәвалану һәм тернәкләнү узган
Район социаль яклау бүлегенең 2026 елның беренче яртыеллыгындагы эше турында аның начальнигы Гүзәл Каюмова хәбәр итте. Бүгенге көндә бүлекнең штаты ике хезмәткәр – начальник һәм консультант белән тулыландырылган.
Хисап чорында бүлек дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең түбәндәге төп юнәлешләре буенча эш алып барган: социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтү; пенсионерларга һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә шифаханә-курортта дәвалануга юлламалар һәм сертификатлар бирү; билгеләнгән үрнәктәге таныклыклар тапшыру (һәлак булган хәрбиләрнең ата-аналарына һәм тол хатыннарына, күпбалалы гаиләләргә, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына); федераль бюджет субвенцияләре исәбеннән торак сатып алу өчен гражданнардан документлар кабул итү.
Аерым алганда, «Гаилә» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында социаль контракт технологиясенә аерым игътибар бирелә. Әлеге механизм социаль яклау органы һәм объектив сәбәпләр буенча кеше башына уртача кереме төбәк яшәү минимумыннан түбәнрәк булган аз керемле гаилә (яисә гражданин) арасындагы килешүдән гыйбарәт. Дәүләт түләүсез финанс ярдәме яисә хезмәтләр күрсәтә, ә гражданин керем дәрәҗәсен күтәрү максатында эшкә урнашу, укулар узу, шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү яисә үз эшен ачу йөкләмәләрен үз өстенә ала.
Моннан тыш, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләрен шифаханә-курорт юлламалары белән тәэмин итү эше дәвам иткән: 47 бюджет хезмәткәре савыктыру үткән. Шулай ук пенсионерларга да ярдәм күрсәтелгән: 138 кеше шифаханә-курорт дәвалануы алган, шуларның 50се – юллама һәм 88е – сертификат рәвешендә. Тернәкләндерү программасы кысаларында 71 инвалидка һәм 110 инвалид балага хезмәт күрсәтелгән.

Яңгырлар терлек азыгы әзерләүне туктатып тора
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский районның аграр секторындагы хәлләр турында хәбәр итте. Соңгы атнада авыл хуҗалыгы предприятиеләре 445 тонна сөт савып алган, бу аннан алдагы атнага караганда 3 тоннага күбрәк, гомуми суммасы 13 млн сумга якын 422 тонна сөт сатылган. Сөтнең уртача бәясе – бер килограмм өчен 30 сум 50 тиен. Шул ук вакытта хуҗалыклар терлекләр үрчетүгә дә игътибар итәләр: җиде көндә 17 бозау туган.
Терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Хәзерге вакытта бер шартлы баш терлеккә 22 центнердан артык азык берәмлеге тупланган, бу планлаштырылган күләмнең яртысыннан күбрәген тәшкил итә. Явым-төшем күп булу сәбәпле, эшләр вакытлыча туктатылган, дип билгеләп үтелде.
Чәчүлек мәйданнарында үсемлекләрне саклау чаралары дәвам итә, пар җирләрне эшкәртү тулысынча төгәлләнгән.
Александр Александрович шулай ук күрше районнарда боз чәчүлекләргә зыян китергәнен билгеләп үтте. Чистай районында, бәхеткә каршы, мондый күренешләр теркәлмәгән – үсемлекләр сакланып калган.

99 кеше административ җаваплылыкка тартылган
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары – шәхси состав белән эшләү бүлеге начальнигы Игорь Лихачев узган атнадагы оператив хәл турында сөйләде. Җиде көн эчендә җинаятьләр турында 6 хәбәр килгән. Алар арасында – 2 мошенниклык, административ җәзасы булган машина йөртүче тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуның һәм сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян салуның, автотранспортка законсыз рәвештә ия булуның, наркотик матдәне законсыз сатарга омтылуның берәр очрагы.
Юлларда 10 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Автоинспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 75 очрагын, шул исәптән транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итүнең бер очрагын ачыклаган. Төрле төрдәге җаваплылыкка 99 кеше тартылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев