Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эдуард Хәсәнов: «Әгәр без яшьләр белән шөгыльләнмәсәк, моны начар ниятле башка кешеләр эшләячәк»

Муниципалитетта узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – яшьләр белән эшләү, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды.

Аны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов алып барды.

Эшнең нәтиҗәлелеге турында республика рейтингында югары урыннар сөйли

2022 елның I яртыеллыгында муниципаль район башкарма комитетының яшьләр эшләре бүлеге эше турында аның җитәкчесе Дамир Хәсәнов сөйләде. 2021 ел йомгаклары буенча яшьләр сәясәте учреждениеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү йомгаклары буенча Чистай муниципаль районы районнарның гомуми рейтингында 4нче урынны һәм 100 меңгә кадәр кеше яшәгән районнар төркемендә 1нче урынны алды.

Статистика мәгълүматларына караганда, Чистай муниципаль районында халык саны 74 691 кеше тәшкил итә. Шулар арасында 14-35 яшьләрдәге яшьләр – 19 414 кеше.

Яшьләр җәмгыять тормышының барлык өлкәләренә никадәр тирән үтеп керсәләр, анда никадәр активрак катнашсалар, яшьләрнең һәм гомумән, җәмгыятьнең үсеш темплары шулкадәр югарырак булачак. Яшьләр сәясәте учреждениеләре муниципаль район башкарма комитеты (мәдәният, спорт, мәгариф, социаль яклау идарәләре), сәламәтлек саклау, шәһәр учреждениеләре һәм предприятиеләре, ветераннар советы, әфганчылар берлеге, «Яшь армияче» хәрәкәте, «Камалия» кебек иҗтимагый оешмалар белән тыгыз элемтәдә эш алып бара.

Яшьләр сәясәте учреждениеләренең кадрлар составы 81 кеше тәшкил итә, алар арасында 42 педагог бар , 56 кеше югары белемгә ия. «Яшьләр белән эшләү белгече» һөнәри стандарт кертелү сәбәпле, 4 кеше әлеге программа буенча, 15 кеше – «Дәүләт һәм муниципаль идарә» программасы буенча яңадан әзерлек үткән.

Яшьләр үзәгендә һәм яшүсмерләр клубларында: «Үзгәреш җиле», «Безнең кебек бие» хореография коллективлары, «Йөзләр» театральләштерелгән яшьләр проекты, «Яшь буын» һәм «Яңарыш» җыр берләшмәләре, «Графит» график дизайн студиясе, «Айкидо» спорт берләшмәсе, шулай ук яшьләр иҗтимагый берләшмәләре эшли. Берләшмәләргә 2022 елның 1 яртыеллыгында 1000нән артык кеше колачланган.

Ел саен яшьләр өчен төрле юнәлештәге чаралар үткәрелә. Отчет чорында Яшьләр үзәге хезмәткәрләре 14183 кешене колачлап, 191 чара үткәргәннәр.

Чыгышны тыңлаганнан соң, район башкарма комитеты җитәкчесе башкарылган эшкә югары бәя бирде.

– Әгәр без яшьләр белән шөгыльләнмәсәк, моны начар ниятле башка кешеләр эшләячәк, – дип нәтиҗә ясады ул.

Урып-җыю эшләре финиш сызыгына чыга

Агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Районда урып-җыю кампаниясе финиш сызыгына чыга. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның 88 проценты суктырылган, 160 мең тоннадан артыграк ашлык җыеп алынган. Уртача уңыш һәр гектардан 36 центнер тәшкил итә. Тагын 7674 гектарда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар, техник культуралар: 7869 гектарда көнбагыш, 4687 гектарда җитен, 3014 гектарда соя җыеп аласы бар.

5 гектарда бәрәңге җыеп алынган, уңдырыш – 125 тонна. Уртача уңыш һәр гектардан 250 центнер тәшкил итә. Бу эш дәвам итә.

Район хуҗалыклары көзге культураларны чәчәләр. Хәзерге вакытта 11670 гектарда чәчелгән, бу планлаштырылганның 87 процентын тәшкил итә.

3 машина йөртүче руль артында исерек килеш утырган

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлек начальнигы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте. Бер атна эчендә 9 җинаять теркәлгән. Сводкада – банк карталарыннан 2 урлашу, 5 – мөлкәт, 1 мошенниклык очрагы, теракт турында белә торып ялган хәбәр. 23 юл-транспорт һәлакәте булган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 196 кеше тоткарланган. Транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен – 3.

Көн тәртибендә – коронавирус, ревакцинация, ТКХ өчен Интернет аша түләү

Ахырда Эдуард Хәсәнов берничә актуаль проблемага кагылды, шул исәптән коронавирус очраклары арту, әлеге авырудан ревакцинация барышы. Киңәшмәдә шулай ук халык белән ТКХ өчен Интернет аша түләү буенча аңлату эшләрен көчәйтү кирәклеге турында да әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев