Эдуард Вафин: «2026 елда ана капиталы 6,8 процентка индексацияләнәчәк»
2026 елның 1 февралендә, узган елгы инфляцияне исәпкә алып, социаль пособиеләр арттырылачак. Бу балалы гаиләләр ала торган төп түләүләргә кагыла. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сөйләде
«Беренче чиратта ана капиталы артачак, ул 6,8 процентка индексацияләнәчәк. Түләү күләме беренче балага 737 205 сум һәм икенче (яки өченче) балага 974 189 сум тәшкил итәчәк, әгәр гаилә беренче балага бу ярдәмне алмаган булса. 2020 елга кадәр беренче балага түләү алган ике балалы гаиләләр өстәмә түләү алачак. Ана капиталын элегрәк алмаганнар икенче балага тулы сумма алачак», - дип билгеләп үтте ул.
Шулай ук 2026 елның 1 февраленнән бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие артачак – ул 28 773,74 сум тәшкил итәчәк. Яшь ярымга кадәр бала карау буенча айлык пособиенең минималь күләме шулай ук 10 790,89 сумга кадәр артачак.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев