Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эдуард Хәсәнов: «Диспансерлаштыру халык өчен уңайлы узарга тиеш»

Муниципалитетта узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – ветеринария берләшмәсе эше, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы, коронавируска бәйле вәзгыять һәм атналык оператив хәл. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов аны онлайн-режимда алып барды.

Эдуард Рөстәм улы яңа җитәкче белән таныштырды: ЗАГС бүлеге җитәкчесе итеп Ильмира Ярмушева билгеләнде.

Аеруча куркыныч йогышлы авырулар буенча районыбыз имин

2021 елда ветеринария берләшмәсенең эше турында Чистай ветеринария берләшмәсе начальнигы – баш ветеринария табибы Ринат Урманчеев сөйләде.

Чистай районының кеше һәм хайваннар өчен уртак булган аеруча куркыныч йогышлы авырулар буенча имин булуы билгеләп үтелде. Аларны кисәтү максатыннан ветеринария хезмәте тарафыннан узган ел дәвамында лаборатория тикшеренүләре, авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм йорт кошларын вакцинацияләү һәм эшкәртү үткәрелгән.

Себер түләмәсенә каршы – 41583 баш мөгезле эре терлек, 6965 баш мөгезле вак терлек, 761 баш ат вакциналаштырылган. Котыру авыруына каршы – 20022 баш мөгезле эре терлеккә, 3483 баш мөгезле вак терлеккә, 444 атка, 2597 эткә, 2465 песигә вакцина ясалган. Кыргый ерткыч хайваннарны котыру авыруына каршы иммунизацияләү өчен алар яшәгән урыннарда алдавыч рәвешендә 24 мең доза вакцина куелган.

Хуҗалыкларда техниканы ремонтлау төгәлләнә

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Узган атнада районның авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм фермер хуҗалыклары 365 тонна сөт җитештергәннәр. 10 миллион 757 мең сумлык 347 тонна сөт сатылган. Аның уртача бәясе – бер килограмм өчен 31 сум. Тәүлеклек уртача сөт җитештерү 52 тонна тәшкил иткән, бер сыерга уртача савым – 13,6 килограмм.

Хуҗалыкларда ясалма орлыкландыру эше дәвам итә. Бер атна эчендә 45 баш бозау туган.

Район хуҗалыкларында техниканы ремонтлау тәмамлана, тагын 8 трактор, 3 культиватор, 2әр чәчкеч һәм чәчү комплексы ремонтларга калган.

6 машина йөртүче исерек килеш руль артына утырган

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте. Җинаятьләр турында барлыгы 13 хәбәр кергән. Сводкада – 6 мошенниклык, 5 урлашу, 1 наркотик матдәләр сату очрагы. 21 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан. Җәяүлене бәрдергәннәр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 282 кеше тоткарланган, транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен – 6.

Административ хокук бозган өчен 336 кеше тоткарланган, шул исәптән җәмәгать урынында исерек хәлдә күренгән өчен – 13, тынычлыкны һәм тынлыкны бозган өчен – 2.

Госпитальдә 7 чистайлы дәвалана

Соңыннан «Чистай үзәк район дәваханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибы Рәис Мостафин коронавируска бәйле вәзгыять турында сөйләде.

– Район буенча хәл тыныч, – дип хәбәр итте ул. - Хәзерге вакытта провизор госпиталендә 27 пациент дәвалана, шуларның 7се – чистайлы.

Рәис Роберт улы билгеләп үткәнчә, май аенда авыруның яңа дулкыны көтелә, шуңа күрә хәзер ревакцинация өчен уңайлы вакыт. Ул авыру кичергән чистайлыларга 2 айдан соң диспансерлаштыруны узарга кирәклеген искәртте.

Эдуард Хәсәнов җаваплы затларга диспансерлаштыруны оештыру мәсьәләсен халык өчен уңайлы эшләргә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев