Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Эдуард Хәсәнов: чәршәмбе һәм шимбә өмәләрен мәҗбүри тәртиптә үткәрергә

Муниципалитетта узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – санитар-эпидемиологик икеайлык, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл.

Аны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов алып барды.

Иң элек Эдуард Рөстәм улы яңа билгеләнешләр турында хәбәр итте. 8 апрельдән ТР Финанслар министрлыгы Казначылык департаментының Чистай районы һәм Чистай шәһәре территориаль бүлеге җитәкчесе итеп Андрей Наумов билгеләнде. 4 апрельдән Чистай муниципаль районы профсоюзлар оешмаларының координация советы рәисе итеп Гүзәл Әхмәтшина сайланды (төп вазифасы – персонал белән идарә итү бүлегенең әйдәп баручы белгече, ЧЭЧ цех профсоюз оешмасы (башлангыч хокуклар белән) рәисе).

Уҗым культураларының торышы яхшы

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Басуларда кар эреп беткән диярлек, аларның 16 мең гектары тикшерелгән. Белгечләр бәяләвенчә, уҗым культураларының 98 процентының торышы яхшы һәм канәгатьләнерлек. Хуҗалыклар алдында кыска вакыт эчендә беренче тукландыруны башкару бурычы тора. Бу максатлар өчен кирәкле ашлама бар.

Язгы кыр эшләрендә катнашачак барлык техника – 325 берәмлек трактор, 22 киң колачлы чәчү комплексы, 120 чәчкеч агрегат, 173 культиватор агрегаты – әзерлек сызыгында.

Орлык материалына ихтыяҗ тулы күләмдә канәгатьләндерелгән.

12 мошенниклык очрагы ачыкланган

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаятьләр турында барлыгы 20 хәбәр теркәлгән. Сводкада – 5 урлашу, 12 мошенниклык, берәр наркотик сату, транспорт чарасына хокуксыз ия булу, исерек килеш кабат машина йөртү.

18 юл-транспорт вакыйгасы булган. Бер машина йөртүче вакыйга урыныннан качкан. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 280 кеше тоткарланган, транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен – 4.

Административ хокук бозган өчен 330 кеше тоткарланган, аерым алганда, җәмәгать урынында күренгән өчен – 10, тынлыкны бозган өчен – 3.

Беркетелгән территорияләрне тәртипкә китерергә

Ахырда Эдуард Хәсәнов җыелганнарга санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгы баруын искә төшерде. Ул җитәкчеләргә якын-тирә территорияләрне җыештыру буенча коллективларда эшне оештырырга кушты.

– Чәршәмбе һәм шимбә өмәләрен мәҗбүри тәртиптә үткәрергә

кирәк, – дип ассызыклады Эдуард Рөстәм улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев