Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эдуард Хәсәнов: «Бәйрәмнәргә шәһәр чиста булырга тиеш»

Муниципалитетта узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – шәһәр инвалидлар җәмгыяте эшчәнлеге, санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгы, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл.

Аны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов алып барды.

Мәнфәгатьләр буенча клублар эшли

Чистай шәһәр инвалидлар җәмгыяте эшчәнлеге турында аның рәисе Елена Емелина сөйләде. Бүгенге көндә оешмада 900гә якын кеше тора. Алар «Хуҗабикә», «Илһам» әдәби берләшмәсе», «Ак ладья» шахмат-шашка клубы, «Яшь инвалидлар клубы» һәм үзләрен кызыксындырган башка клубларга йөри алалар.

Җәмгыять әгъзалары гомумшәһәр чараларында һәм шәһәр, республика дәрәҗәсендәге спорт ярышларында актив катнашалар. Аерым алганда, голбол буенча хатын-кызлар командасы күптән түгел Татарстан Республикасы чемпионатыннан 2нче урын алып кайткан. Сабантуй бәйрәмендә – кул эшләре күргәзмәсе, Яшьләр көнендә Скарятин бакчасында җәмгыять әгъзалары һәм барлык теләүчеләр өчен өстәл уеннары оештырганнар. «Реверанс» бию төркеме бал узган «Восток» мәдәни-ял итү үзәге программасында катнашкан.

Хуҗалыклар язгы кыр эшләренә керештеләр

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Узган атнада 360 тонна сөт җитештерелгән. 10 миллион 600 мең сумлык 342 тонна сатылган. Сөтнең уртача бәясе – 32 сум.

Мөгезле эре терлек үрчетү буенча эшләр дәвам итә, узган атнада 49 бозау туган.

Авыл хуҗалыгы берләшмәләре язгы кыр эшләренә керештеләр: уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру һәм туңга сөрелгән җирләрне тырмалау бара.

Сводкада – 8 мошенниклык очрагы

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең полиция башлыгы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Узган атна белән чагыштырганда, җинаятьләр турында теркәлгән хәбәрләрнең саны кимегән. Сводкада – 3 урлашу, 8 мошенниклык, 2 – исерек килеш кабат машина йөртү, административ күзәтчелекне бозу очраклары бар.

12 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, аларда 3 кеше зыян күргән. 2 машина йөртүче һәлакәт булган урыннан качкан. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 295 кеше тоткарланган. Транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен – 10, административ хокук бозган өчен – 352.

Көн тәртибендә – коронавируска бәйле вәзгыять һәм санитар чистарту буенча икеайлык

Соңыннан Эдуард Хәсәнов районда коронавируска бәйле вәзгыять белән кызыксынды.

– Коронавируска бәйле хәл тыныч, – дип белдерде Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Мостафин. – Хәзерге вакытта вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпиталендә 34 кеше дәвалана, шуларның 14е – чистайлы.

Шулай ук Эдуард Рөстәм улы бирегә җыелганнарга 1 апрельдә санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык башлануын искә төшерде, бу уңайдан җаваплы затларга, аерым алганда, чүп контейнерлары мәйданчыкларын һәм әйләнә-тирә территорияләрне карап тоту буенча кисәтүләр ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев