Эчке эшләр министрлыгы Казанда табылган купюра аркасында шартлау турындагы хәбәрне кире какты
Полиция хезмәткәрләре янәсе Казанның «Салават Күпере» торак комплексында булган шартлау турындагы мәгълүматны кире какты
Моңа кадәр социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда урамда берничә купюра табылуы һәм кешеләрнең шартлау тавышы ишетүе турындагы хәбәрләр таралган иде.
«Татар-информ»га ТР буенча Эчке Эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, табылган купюра «Приколлар банкы» билеты булып тора һәм бернинди куркыныч тудырмый.
«Шартлау һәм урында табылган купюра кисәкләре турындагы мәгълүмат шулай ук расланмый», – дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев