Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Эчке эшләр органнарында хезмәт итү – дәрәҗәле

Полиция хезмәткәрләре тулы социаль пакетка: тот рыклы түләнә торган хезмәт хакына, тиешле еллар эшләгән өчен ташламаларга һәм пенсиягә ия. Һәм бу әле барысы да түгел.

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә зур җаваплылык йөкләнә, чөнки аларның эше – хокук тәртибен күзәтү һәм кешеләрнең иминлегенә, сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч янаучы җинаятьләрне тикшерү. Әлеге һөнәрнең нинди уңай һәм тискәре яклары бар, теләгән һәр кеше полициядә хезмәт итә аламы – бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чис тай районы буенча бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Олег Денисов сөйли.

– Полициядә хезмәт итеп, син дәүләткә эшлисең, димәк, тулы социаль пакетка: тотрык лы түләнә торган хезмәт хакына, тиешле еллар эшләгән өчен ташламаларга һәм пенсиягә ия, – дип сөйли бүлек башлыгы Олег Денисов. – Бүгенге көндә безгә полициянең учас ток уполномоченныйлары, җинаятьчеләрне эзләү хезмәте оперуполномоченныйлары, тикшерүчеләр, юл-патруль хезмәте инспекторлары, патруль-пост хезмәте полицейскилары кирәк.

Бүгенге көндә офицерлар сос тавыннан беренче ел хезмәт итүче хезмәткәрнең хезмәт хакы 35 мең сум тәшкил итә. 5 ел хезмәт иткәннән соң ул уртача 40 мең сумга кадәр арта (шул рәвешчә, сержант составының ул 10 мең сумга кимрәк). Принцип шундый: стаж күбрәк булган саен, хезмәт хакы да күбрәк. Озак еллар эшләгәндә, вазифага карап, ул 70 мең сумга җитәргә мөмкин. Ел саен барлык хезмәткәрләргә айлык оклад күләмендә матди ярдәм түләнә.

Эштәге күрсәткечләргә карап, акчалата премияләр түләнә, аларның күләме төрле һәм айлык акчалата керемнең 100 процентына җитәргә мөмкин.

– Лаеклы ялга чыкканда нинди дә булса ташламалар каралганмы?

– Полиция хезмәткәрләрен пенсия белән тәэмин итү башка принципларда төзелә. Эчке эшләр министрлыгы сис темасында пенсия алу хокукы 20 ел хезмәт иткәннән соң башлана. Күрсәтелгән хезмәт елларына армиядә хезмәт итү һәм гражданнар белем бирү учреждениесендә уку вакытының яртысы керә. Исәпләп чыгарсаң, 18 яшьтә хезмәт итә башлаган гражданин 38 яшендә пенсиягә чыга ала. Аерым бүлекчәләрдә, мәсәлән, вакытлыча тоту изоляторларында, юл-патруль хезмәтендә һәм башкаларда хезмәт иткәндә пенсия яше 32 яшьтә җитәчәк. Пенсия алу хокукын бирүче тиешле еллар хезмәт иткәннән соң, хезмәткәр полиция сафларында һөнәри үсешне дәвам итү яки гражданлык оешмасында яңа карьера ясау мөмкинлегенә ия.

Хезмәткәрләргә пенсиягә чыкканда 7 окладка кадәр акчалата түләү каралган, бу 200 мең сумга якын. Биләгән вазифага һәм хезмәт дәвамлылыгына карап, пенсия күләме 15 мең сумнан 40 мең сумга кадәр тәшкил итә. Пенсияне ел саен индексацияләү башкарыла.

Чистай бүлегендә ветераннар оешмасы бик актив, шуңа күрә пенсиягә чыкканнан соң да хезмәткәрләр игътибардан читтә калмыйлар.

– Хезмәткәрләрнең хезмәт йөкләнеше нидән гыйбарәт?

– Хезмәт вакыты регламентында биш көнлек 40 сәгатьлек эш атнасы, ә зарарлы шартларда хезмәт итүче хезмәткәрләр өчен атнасына 36 сәгатькә кадәр каралган. Хезмәт көне нормалаштырылмаган кешеләргә елына 7дән алып 15 тәүлеккә кадәр өстәмә ял бирелә. Эшкә өстәмә вакытта җәлеп ителгән очракта, артык эшләү акча яки өстәмә ял көннәре белән компенсацияләнә.

Әмма полицейский ялда яки өйдә булганда да хезмәттә кала. Теләсә кайсы вакытта аны тревога буенча күтәрә алалар һәм ул аның катнашуы һәм ярдәме кирәк булган урынга бара.

Хезмәткәрләрнең отпускы хезмәт итү вакытына бәйле һәм 40 көннән башлап, 64 календарь көн тәшкил итә, бу башка өлкәдә эшләүчеләрнең ялыннан ике тапкырга күбрәк. Моңа ял итү урынына бару өчен тотылган көннәр дә өстәлә. 10 көнгә кадәр шәхси мәсьәләләр (якын кешенең үлеме яки каты авыруы, бала туу һәм башка очраклар) буенча ял бирелә, аларга өстәмә рәвештә урынга бару вакыты кушыла. Моннан тыш, хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары түләүсез дәваланырга, Россия Эчке эшләр министрлыгының сәламәтләндерү оешмала рына юлламалар алырга хокуклы. Дистәләгән ведом ство шифаханәләре ил территория сендә, Кара диңгез ярларыннан һәм Кавказ минераль суларыннан алып Владивос токка кадәр урнашкан. Мисал өчен, хезмәткәр һәм аның гаилә әгъзалары өчен 21 көнгә (әлбәттә, дәвалану һәм туклану белән) шифаханәгә юллама бәясе 9 000 сумнан артмый.

Эчке эшләр министрлыгы пенсионерлары өчен мондый юллама бәясе 2 500 сум тәшкил итә, шифаханәгә бару һәм кире кайту дәүләт тарафыннан тулысынча каплана.

– Полиция хезмәткәрлә ренең торак мәсьәләләрен хәл иткәндә нинди дә булса өстенлекләре бармы?

– Үз торагы булмаган хезмәткәрләргә эш фатиры бирелергә мөмкин. Фатирда вакытлыча яшәүчеләргә аена 3 600 сум күләмендә фатирны (йорт) арендалап торган өчен чыгымнар кайтарыла, гаиләлеләргә бу сумма 5 400 сум тәшкил итә.

Хезмәт стажы 10 елдан да ким булмаган хезмәткәрләр өчен торак сатып алу яки төзү өчен бер тапкыр бирелә торган социаль түләү каралган. Аның күләме гаиләнең һәр әгъзасына 18 кв. м исәбеннән фатирның базар бәясенә тиң.

Тагын бер мөһим өстенлек: эчке эшләр органнары хезмәткәрләре беренче һәм икенче югары белемне бушлай алу мөмкинлегенә ия. Россия Эчке эшләр министрлыгы югары белем бирү учреждениеләре челтәре хокук саклау органнары сис темасында сорала торган юридик белем генә түгел, ә икътисади, шулай ук техник белем дә бирә. Әлеге белем бирү учреждениеләренең дипломнары дәүләт аккредитациясенә ия, граждан оешмаларында югары бәяләнә. Белем алучы хезмәткәрләргә уку өчен отпуск бирелә, ул тулы күләмдә түләнә.

Сүз уңаенда, барлык эчке эшләр органнары хезмәткәр ләре дәүләт тарафыннан хез мәт итү дәвамында имин ләштерелгән. Имгәнү алу белән бәйле иминият очрагы килеп туган очракта, шул исәптән көнкүрештә, хезмәттән тыш вакытта, иминият суммасы (иминият очрагына карап – 60 мең сум һәм аннан күбрәк) түләнә.

– Чистай бүлегенә эшкә урнашырга теләүчеләр кая мөрәҗәгать итә алалар?

– Эчке эшләр органнарына хезмәткә 18 яшьтән 35 яшькә кадәр – сержант вазифаларына, 18дән 40 яшькә кадәрге гражданнар офицерлыкка кабул ителә. Кандидатның сәламәтлеге торышына карата билгеле бер таләпләр куела, психологик тест үткәрелә. Сержант составы өчен белем уртача гомумидән түбәнрәк булмаска тиеш, офицерлар өчен – урта һөнәри яки югары.

Әгәр дә сез безгә хезмәткә керергә карар кабул иткәнсез икән, кадрлар бүлегендә эш шартлары, вакантлы вазифалар һәм рәсмиләштерү тәртибе турында тулы мәгълүмат ала аласыз.

Кадрлар бүлегендә гражданлык паспортын күрсәтергә, хезмәткә керү турында гариза бирергә, анкета тутырырга, автобиографияне үз кулыгыз белән язарга һәм кадрлар бүлеге хезмәткәре тарафыннан биреләчәк исемлектәге шәхси документларны тапшырырга кирәк.

Белешмә

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең шәхси составы белән эшләү бүлеге адресы: Чистай шәһәре, К.Маркс ур., 48-а, телефоннар: 5-34-23, 5-00-49.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча матбугат хезмәте 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев