Дәваханә ишегалдында - концерт
Коронавирус инфекциясе белән авыраучы пациентлар һәм медицина хезмәткәрләре өчен госпиталь ишегалдында артистлар чыгыш ясады.
Концерт Халыкара хатын-кызлар көненә багышланды
Вакытлыча инфекция гос питаленә әверелгән госпи таль нең тәрәзәләре янында артистлар пандемия чо рын да хезмәт итүче медицина хезмәт кәрләренә рәхмәт белдерделәр, коронавирус белән авыраучы пациентларның тизрәк савыгуларын теләделәр.
Дәвалануда булган һәм рухи ярдәмгә мохтаҗларның барысы өчен дә музыкаль программа әзерләнгән иде.
Ул көнне «кызыл зона»да булмаган медицина персоналы урамга чыкты. Кизүдә булган хезмәткәрләр исә тиз арада гына тәрәзәгә күз салдылар. Башкача мөмкин түгел, биредәге эш нык җаваплылык таләп итә. Саклагыч костюмнар, күзлекләр, респираторлар медикларның елмаюларын, әлеге игътибарга гаҗәпләнүләрен яшерә алмадылар. Вакытлыча булган инфекция госпиталендә баш табиб вазифаларын башкаручы Гөлназ Хөснетдинова әйтүенчә, пациентлар һәм хезмәткәрләр өчен бәйрәм алды концерты көтелмәгән сюрприз булды.
– Көтелмәгән, әмма бик күңелле. Безнең тормышыбызга уңай эмоцияләр яхшы тәэсир итә, шул уңайдан сәламәтлеккә дә. Безнең хезмәткәрләребез һәрчак эштә, әмма бәйрәм алар өчен барыбер бәйрәм булып кала. Пациентлар өчен дә әлеге концерт көтелмәгән сюрприз булды, – дип сөйли Гөлназ Рафаэль кызы.
Баш шәфкать туташы вазифасын башкаручы Татьяна Кротова шулай ук хезмәттәшен хуплады.Ул билгеләп үткәнчә, медицина хезмәткәрләренә, шулай ук госпитальдә дәвалану курслары үтүче пациентларга да игътибар, җылы караш бик мөһим.
– Хәзерге вакытта пациентлар гаиләләреннән аерым, үзләре гадәтләнгән әйләнә-тирәдән читтә. Шуңа күрә аларга тагын да ярдәм, игътибар кирәк. Бәйрәм вакытында да алар дәваханәдә ятарга мәҗбүр, аларга төп бүләк – тизрәк сәла мәт ләнүләре булачак. Әйбәт кәеф моны тизләтәчәк, – дип ассызыклый Татьяна Николаевна.
Җырчылар танылган хитларны башкардылар, барлык хатын-кызларны Яз бәйрәме белән котладылар.
– Һәр хатын-кызның үзенә игътибар сизәсе, җылы сүз ишетәсе килә. Без үз чыгышларыбыз белән биредә эшләүче һәм дәваланучы гүзәл затларыбызга яхшы кәеф бүләк иткәнбездер дип ышанабыз. Мәдәният хезмәткәрләре барлык хезмәткәрләрне һәм пациентларны Халыкара хатын-кызлар көне белән тзбрик итә. Сезгә нык сәламәтлек телибез, – дип җылы котлау сүзләрен җиткерде Мәдәният бүлеге начальнигы Татьяна Салеева.
– Табиблар һәр көн саен кеше гомере өчен көрәшә. Хезмәт кәрләрнең һәм пациентларның ничек сөенүләрен күреп, без салкын турында бөтенләй диярлек оныттык. Бүген барысы да игътибарга, кайгыртуга, җылы сүзгә лаек. Безнең кечкенә генә концертыбыз да сезгә моны тоярга ярдәм иткәндер, – дип аңлатма бирәләр мәдәни-ял итү үзәге хезмәткәрләре.
Тәрәзәләрдән карап торучы тамашачылар күп түгел иде. Билгеле, кемнәргәдер катгый рәвештә урында яту таләп ителә. Концертны күрмәсәләр дә, музыка тавышын ишеткән нәрдер дип уйлыйбыз. Чараны тәмамлаганда без капка янында пациентларның туганнарын да очраттык. Өлкән яшьтәге ир-ат тәрәзәдән күренүче, кулъяулыгы белән күзләрен сөртеп торучы ханымга кул болгады. Пенсионер исә ихлас күңеленнән якын кешесе өчен бәйрәм мохиты тудырган артистларга күп рәхмәт җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев