Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дүрт Өйледән Альбина Нурутдинова республиканың иң яхшы мәдәният хезмәткәрләре арасында

Дүрт Өйле авылы китапханәчесе Альбина Нурутдинова мәдәният өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр буларак Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән грант алды. Ул «Таяныч һәм дәрәҗә» номинациясендә җиңүче булды.

Бүләкләү тантанасы Казанда республика мәдәният мини­стр­­лыгының йомгаклау коллегия­сендә узды.

– Авыл китапханәчесенең хезмәтен шундый дәрәҗәдә бүләкләүләре бик күңелле. Бу минем өчен бик зур хөрмәт, шулай ук киләчәктә яраткан һөнәремдә тагын да тырышыб­рак эшләргә, яңа үрләр яуларга дәрт бирә, – дип үзенең тәэсирләре белән уртаклаша Альбина Азат кызы.

Дүрт Өйле авылында Альбина Нурутдинова җиде ел эшли. Бу еллар эчендә ул үз һөнәрен бар күңеле белән яратып өлгергән. Әлеге һөнәрнең шундый киң­кырлы, кызыклы, күп көч таләп итүе турында элегрәк күз алдына да китермәгән булган.

– Бу өлкәдә эшли башлаганчы миңа әлеге һөнәр бик җиңел тоелган иде: киштәдән укучы сораган китапны аласың, формуляр тутырасың, китапны кире китергәч – урынына илтеп куясың... Болай җиңел генә түгел икән шул. Китапханә – бу төрле бизәкләр белән тулы үзенә бер аерым дөнья икән! Төрле яшьтәге авыл халкы өчен тематик кичәләр, күргәзмәләр үткәрү – бу минем хезмәтемнең бер өлеше. Мин алардан башка үземне күз алдына да китерә алмыйм, – дип сөйли Альбина Азат кызы.

Аның тырышлыгы белән ки­тап­ханәдә җылы, рәхәт мохит хөкем сөрә, биредә барысы да бик зәвыклы урнаштырылган, бар нәрсә үз урынында. Китап фонды бай: өлкәннәр һәм балалар өчен әдәби китаплар, энциклопедияләр, сүзлекләр, вакытлы матбугат – барысы да бар. Җаның теләгәнен сайла да укы гына. Хәзер инде ул кайсы авылдашының нәрсә укырга теләвен, нинди китаплар белән кызыксынуларын яхшы белә. Ул аларга үзенең киңәшләрен бирә, нәрсә укырга кирәклеген тәкъдим итә.

Китапханәче эше еш кына клуб эшчәнлегенә дә кагыла, алар үзара бәйләнгән дисәң дә була. Авыл халкы бу учреждениеләрне авыл тарихын, аның гореф-гадәтләрен саклаучы урын дип карарга өйрәнгән.

– Без менә алты ел рәттән җирле авыл хезмәткәрләре белән бергәләп «Монда безнең тирән тамырлар» дигән чара үткәрәбез. Башта ул авылдашлар белән очрашу кебек үткәрелсә, хәзер зур бәйрәмгә әверелде. Безнең геройларыбыз укытучылар, тәрбиячеләр, сыер савучылар, төрле рангтагы җитәкчеләр, авыл хуҗалыгы хезмәткәр­ләре – барысы да безнең кече ватаныбызны данлаучы кешеләр. Аларның кайберләре авылда төпләнеп калган, икенчеләре башка шәһәрләрдә һәм авылларда яшиләр һәм эшлиләр. Безнең чарага кайтучы якташларыбызга ихлас рәхмәтләребезне җиткерәсе килә. Быел очрашуны хокук саклау органнарында эшләүче якташларыбызга багышларга уйлыйбыз, – дип сөйли Альбина Нурутдинова.

Альбина Азат кызын зур җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә эшендә уңышлар, һәм, билгеле инде, яңа идеяләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Котлыйм , Альбина! Эфэрин!Килэчэктэ дэ зууууур унышлар телим.