Дүрт Өйледә гомер итүче Венера һәм Ильяс Фәттаховлар бер-береңне аңлый белергә кирәк диләр
Гаилә — кешенең бишеге, туган йорты, аның тормыш асылы, яшәү мәгънәсе. Кешелек гаиләдән башлана. Аны җәйге болынга тиңләргә мөмкин. Һәр чәчәк, һәр үлән үзенчә үскән кебек гаилә дә фәкать үзенчә тамыр җәя, ныгый, үсеп китә…
Дүрт Өйле авылында яшәүче Венера апа белән Ильяс абый Фәттаховлар 37 елдан артык бергә узган вакытны куанычлы гомер дип әйтергә яраталар. Борма-борма тормыш юлында сикәлтәләр очраса да, һәр узган көннең үз бәхетле мизгеле, куанычы булган. Әйтергә генә ансат, икесенә 75 еллык эш стажы тупланган аларның. Гаилә башлыгының күп еллар шофер булып эшләгәне билгеле. Авылдашлар аның уз вазыйфасын җиренэ җиткереп башкаруы, кешеләргә ярдәмчел булуы турында сәгатьләр буе сөйләргә мөмкин. Әни кешенең дә хезмәте җиңел булмаган — укытучы һөнәре зур көч һәм тырышлык таләп итә.
Тормышлары көйле аларның. «Тормышның көйле булуы парлыларның үзләреннән тора инде ул», — дип уртак фикер белдерде Фәттаховлар гаиләсе. Бер-береңне аңлый белергә кирәк ди алар. Аңлап бетермәгән вакытлар булмадымы дип сорагач, андый чаклар да булгалады дип җавап бирүне үз өстенә алды Венера апа. «Табак-савыт бездә дә шалтырады. Бер-беребезнең җаен таба белдек», — ди ул.
Ильяс абыйның тормыш юлдашы турындагы фикере тагын да оста һәм кыска булып чыкты. «Күрше авылның шушы чибәр кызы белән тормыш юлымны бәйләвемә бер дә үкенмим. Әйбәт хатын булды, шуңа да тормышыбыз көйле, гомеребез куанычлы булды», — диде ул.
Иң зур шатлыклары аларның — балалары. Тормышта үз юлларын табарга булышкан әти-әниләренә Алмаз белән Илназ бик рәхмәтле.
Ильяс абый белән Венера апа иң бәхетле мизгелләрен кичерәдер. Моның шулай булуын үзләре дә яшерми алар. Ике сүзнең берсендә, алар безне бәхетле итте, Аллаһка мең шөкер диләр. Һәм бу сүзләр бик дөрес. Аларның иң зур шатлыклары — оныклары: Айгөл, Адел, Камил, Алисә, Алиана.
Хөрмәтле Фәттаховлар гаиләсе!
Күпме генә гомер итсәгез дә,
Юлларыгыз гөлгә күмелсен.
Таң нурлары булып, йортыгызга
Тик шатлыклар гына сибелсен.
Кул көчегез белән җирдә эшләп
Көн күргәнгә туган илемдә.
Озын юллар Сезгә кыска булган
Һәм шуңа сез япь-яшь бүген дә.
Альбина Азат кызы Нурутдинова, Дүрт Өйле авылы китапханәчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев