Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Дүрт Өйле авылында яшәүче Маһинур Галимованың гомере фидакарь хезмәттә узган

...

Дүрт Өйле авыл клубында Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы, гүзәл Чистаебызга 245 ел тулу уңаеннан оештырылган муниципаль иҗат проекты буенча әзерләнгән «Һәркемне хәтерлибез! Барысы белән дә горурланабыз!» дип исемләнгән кичә булып узды.Ул  авылдашыбыз, озак еллар терлекчелектә эшләгән Маһинур Минзакир кызы Галимовага багышланды. 


Кичәдә Гаделша авыл җирлеге башлыгы Фәрид Халит улы Сабирҗанов, Маһинур апаның балалары, туганнары, хезмәттәшләре катнашты. Һәрбер авылның йөзек кашы булган, зур ихтирамга лаек кешеләре бар. Алар үзләренең игелекле эш-гамәлләре белән туган авыллары данын арттырып, күпләргә үрнәк булып яшиләр. Язмам герое авылдашыбыз Маһинур апа шундыйларның берсе.


Маһинур апа Галимова 1946 елның 8 августында Чистай районы Дүрт Өйле авылында Маһирә һәм Минзакир Гәрәевларның күпбалалы гаиләсендә беренче сабый булып дөньяга килә. Әтисе - алдынгы тракторчы, ә әнисе төрле эшләр башкарган: урак урган, башак җыйган, чөгендер утаган, кыскасы, колхозда нинди эш кушалар, шуны эшләгән. Хезмәт сөюе  гаиләдән килгәнгәдер, 15 яшьлек кыз бала да хезмәт юлын авылда башлый. Кечкенәдән сыер савучы булып эшләсәм ярар иде дигән теләге тормышка аша. Яшьли фермада сыер савучы булып эшкә урнаша. Эш башлаганда ферма иске, бернинди шартлар да булмый. 

–Сыерларны кул белән сава идек, бераз күнегә төшкәч, малларның санын тагын да арттырып җибәрделәр. Сыерларны үзебез бәйлибез, юабыз, силосны итәккә салып, азыкны күтәреп таратабыз, сөтне чиләкләп ташыйбыз. Фермадагы эшемне җиренә җиткереп бетермичә, беркайчан да өйгә ашыкмадым. Көн артыннан көн үтте, 42ел вакыт узганын бер дә сизмәдем, – ди Маһинур апа, эш башлаган елларын искә төшереп.

 Әмма кечкенәдән эшләп үскән тырыш кызны мондый авырлыклар бер дә куркытмый. Яшь булуына карамастан, тәҗрибәле сыер савучылардан калышмаска, җиренә җиткереп эшләргә тырыша. Маһинур апа үз хезмәте белән бергә, фермада оештырылган концертларда, төрле өмәләрдә дә беренчеләрдән булып катнаша. Маһинур Минзакир кызы күп төрле Дипломнар, Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Җитәкчелек аңа зур ышаныч күрсәтеп, 1989 елда яхшы эшләгәне өчен фин өе белән бүләкли. «Тырышлыгым белән яулаган күрсәткечләремне күреп, хезмәтемне югары бәяләгән җитәкчеләргә рәхмәтем зур», – ди ул.


Маһинур апа шушы ук авылныкы Галимовлар нәселеннән Дамир исемле егет белән очраша. 1962 елда бер гаилә булып яши башлыйлар. Дамир абый белән алар дүрт бала тәрбияләп үстерәләр (кызганычка каршы, хәзерге вакытта Дамир абый юк инде - вафат булганына да 43 ел узган). Балалары бик тәртипле, тәүфыйклы, тормышлары матур. Ләкин тормышта шатлык белән кайгы үрелеп бара шул. Ни кызганыч, олы уллары Рамил абыйның арабыздан китүенә дә 9 елга якын вакыт узган инде…


Маһинур апа бүгенге көндә бәхетле. Ул икенче улы Гамир абый белән Зөлфия апа тәрбиясендә гомер кичерә. Барлык балалар, туганлык хисләрен нык итеп саклап, бик матур һәм дус булып яшиләр. Гамир абый әйтүенчә, ялларда һәм бәйрәмнәрдә 50ләп кеше җыела икән. Оныклар, оныкчыклары гына да 29га тула. Алар барысы да карт әбием дип кенә торалар. Маһинур апага карата кияүләрнең дә мөнәсәбәте сокланырлык. Тиздән 80 яше тулуга карамастан, һаман да өй арасында кайнашып йөри. Менә шулай итеп, һәр туган таңга куанып яши белә ул. Киләчәктә дә Маһинур апа Галимовага якты шатлык - сөенечләр белән, үз гаиләсенең кояшы булып яшәргә насыйп булсын. Әәмиин.


Альбина Нурутдинова
Дүрт Өйле авыл клубы методисты 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев