Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дүрт Өйле авыл клубында «Монда безнең тирән тамырлар» дип исемләнгән очрашу булды

Әлеге чара алтынчы ел рәттән үткәрелә

Бу бәйрәмгә без тормышта яшьтән үк үз алдына максат куеп, хыял канатларын талдырмый алга баручы, имәндәй нык­лы ихтыяр көченә ия булган, һәр кылган гамәле белән гомер юлларын бизәп, намус, вөҗданны юлдаш итеп яшәүчеләр, безгә соклангыч бер матур үрнәк булып торучылар, әлеге изге сыйфатларны үзләренә мулдан җыйган, кешелекле, ярдәмчел авылдашларны чакырдык.

Алар — Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ЮХИДИ, полиция хезмәткәрләре, ягъни бер сүз белән әйтсәк, погонлы абый-апалар, эне-сеңелләр: Минзәки Хаматгалимов, Гаваз Сәхапов, Рафаэль Сәхапов, Айдар һәм Айназ Нурутдиновлар, Адилә Нурутдинова, Илфат һәм Ришат Нуретдиновлар, Фәрид һәм Фәнис Сабирҗановлар, Госман Сабирҗанов, Илгиз һәм Илүзә Сабирҗановлар, Салих Гыйниятуллин, Рузилә Саттарова, Фәнис Хаматгалимов, Илназ һәм Илшат Хаматгалимовлар, Илсөяр Миңнегулова, Гайрәт Мифтахов, Илназ Фәттахов, Раил Усманов, Айдар Хуҗин, Ләйсән һәм Әнәс Хаммадиевлар, Ринат Шәрифуллин.

Бүгенгесе көндә читтә яшәп, эш-гамәлләре белән туган якның горурлыгы булган авылдашларыбызның безнең чакыруга колак салып, авылдашларын зурлап кайтулары нур өстенә нур булды. Юкка гына бер очрашу — үзе бер гомер димәгәннәр бит.

Агач — яфрагы, кеше — кылган гамәлләре белән матур. Тормыш сукмакларыннан кыю адымнар белән алга атлаганда янәшәдәге кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел һәм гадел була белгән шәхесләрне кем генә хөрмәт итми икән?!

Сүзем шул гүзәл сыйфатларга ия булган Фәрид Халит улы Сабирҗанов турында барыр. Зур тәҗрибә туплаган, белемле, оештыру һәм җитәкчелек осталыгына ия тату коллективта һәркемне аңлавы белән дә сокландыра ул. Сүз дә юк, тынгысыз кеше, әгәр ул шундый булмаса, зур уңышларга ирешер идеме?! Ә иң мөһиме, туган авылына, халкына хезмәт итә.

Авылыбыздан чыгып киткәннәр һәрберсе туган ягын сагынып яши. Бәйрәмебезгә барлык мәшәкатьләрен янга куеп, вакытын кызганмыйча, кунак булып Госман Локман улы Сабирҗанов та кайткан иде. Кеше язмышлары очар кошлар язмышына тиң. Бер туфракта аунап үскән, бер сукмактан атлап киткән авыл балалары вакыт җиткәч таралыша, туган авылына кунак булып кына кайта инде.

— Эчәр сулар, җыяр ризык читтә булганга, бергә очрашып күрешүләр сирәк була шул. Менә шундый очрашулар исә, авылдашларны үзенә җыя, очраштыра, үткәннәр хакында җылы хисләр белән искә алырга мөмкинлек бирә, — дип күңелдәгесен әйтеп бирде Госман абый.

Гаваз Галәветдин улы Сәхапов үзенең туган нигезендә җилләр уйнатмый. Әти-әнисенең йорт тирәләрен тазартып, тәртиптә тота. Тормыштан ук аңа Аллаһы Тәгалә иман нуры иңдергән, кешелеклелек орлыкларын мулдан салган. Ата-ана хакын хаклап яшәүче олы җанлы авылдашыбыз ул безнең.

Оясында ни күрсә, очканында шул булыр дигән гыйбарә авылдашыбыз Айдар Дамир улы Нурутдиновка бик тә туры килә, чөнки ул нәкъ әтисе кебек шук та, шаян да, тапкыр да, бирелгән сорауларга юмор белән эчкерсез җавап бирә.

— Үсмер чорның гүзәл мизгелләре инде артта калган, күпме эш эшләнгән, һаман юллар таптыймын, үз көемә атлыймын, — ди Айдар Нурутдинов.

Авылдашыбыз Айдар Зиннур улы Хуҗин исә дус та, киңәшче дә, туган җанлы кеше дип әйтсәк, һич тә ялгыш булмас иде. Кечкенәдән хезмәт сөючән булып үсә, һәр башлаган эшен ахырына җиткерергә өйрәнә, авырлыкларны җиңүгә җаваплы карый ул. Ә менә Илназ Ильяс улы Фәттахов үз халкын яратып, кайткан арада туган авылында авылдашлары, туганнары, әти-әниләренә булышып, ярдәмләшеп, үзенә шөгыль табып гомер итә. Кайда гына хезмәт итсә дә, үзен кызганмыйча хезмәт итүче, кешелекле, ярдәмчел авылдашыбыз ул безнең. Бәйрәмнең иң яшь кунагы Илүзә Сабирҗановага киләчәктә дә эшендэ зурдан-зур уңышлар телибез.

«Монда безнең тирән тамырлар» очрашу кичәсе килгән кунакларның күңеленә хуш килде дип уйлыйм. Аларның һәрберсе өчен кичәдә җыр яңгырады. Минем сүземне тыңлап, ерак араларны якын итеп килгән авылдашларыма ихлас рәхмәт сүзләремне юллыйм. Гомер юлларыгыз сикәлтәсез булсын, тамырларыбыз өзелмәсен, туган туфрак сезне үзенә тартып торсын!

Альбина Нурутдинова, Дүрт Өйле авылы китапханәчесе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев