Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Документлары булмаган гаражны ничек рәсмиләштерергә

...

Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова җавап бирә

— Әгәр гараж РФ Шәһәр төзелеше кодексы үз көченә кергәнче төзелгән булса (2004 елның 30 декабренә кадәр), аны гадиләштерелгән тәртиптә — «гараж амнистиясе» буенча рәсмиләштерергә мөмкин. Шул ук вакытта гараж суд яки җирле үзидарә органы карары буенча үз белдеге белән төзелгән дип танылырга тиеш түгел. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «гараж амнистиясе» буенча бер катлы гаражларны гына рәсмиләштерергә мөмкин.

Гараж объектын милеккә рәсмиләштерү өчен үз шәһәрегездәге яки районыгыздагы хакимияткә төзелгән гараж астында җир участогын бирүне сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шул ук вакытта гараж хуҗасы булуыгызны төрле документлар ярдәмендә дә расларга мөмкин. Бу хакимият органы карары, шул исәптән совет чорындагы карар, ул сезгә гараж астындагы җир участогының элек бирелгәнен раслый, яисә сезгә гараж бүлеп бирүне раслый торган гараж кооперативының гомуми җыелышы карары булырга мөмкин. Сез гараж кооперативында пай түләүне раслаучы белешмә яки башка документ, яисә сез техник инвентаризация өчен заказ биргән гаражның элеккеге техник паспортын тәкъдим итә аласыз. Әгәр гараж әти-әниегезнеке (бабагыз яки әбиегезнеке) булган булса, мирас турындагы документлар, яки гараж башка кешедән, фабрика, совхоз, колхоз яки башка предприятие каршында төзелгән булса, гаражны сатып алуны раслаучы документлар булырга мөмкин.

Әгәр бөтенләй бернинди документлар булмаса, сез бу гаражны рәсмиләштерә алмыйсыз дигән сүз түгел! Әгәр ул гараж кооперативы территориясендә урнашкан икән, аннан участокны бүлү турында өземтә яки пай кертемнәрен тулысынча түләү турында белешмә, җирле хакимият органнарыннан җир бүлеп бирү турында документлар таләп ителәчәк.
Гараж тасвирламасы булган документларны табарга кирәк. Бәлки, бу гаражның техник планын әзерләү буенча кадастр эшләренә чыгымнарны булдырмаска мөмкинлек бирер. Әгәр бу документлар юк икән, кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул җир участогын барлыкка китерергә, гараж астындагы участок чикләре схемасын, җир участогының межалау планын һәм гаражның техник планын әзерләргә ярдәм итәчәк.

Әгәр кулыгызда участок бүлеп бирү фактын раслаучы документлар булмаса, гаражны коммуникация челтәрләренә тоташтыру турында килешү, 2013 елның 1 гыйнварына кадәр БТИда техник инвентаризация узу турында белешмә тәкъдим итәргә мөмкин.

Уңай карар кабул ителгәннән соң, барлык документлар администрация тарафыннан Татарстан Росреестрына гараж һәм аның астындагы участокка хокукларны теркәү өчен җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев