Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дөньяда иң матур тел - ул минем туган телем

Бөек шагыйрь Г.Тукайны бөтен дөнья халкы хөрмәтләп искә ала. Чөнки ул үзенең кыска гына гомерендә 27 яшендә йөрәкләргә үтеп керерлек шигырьләр-мирас калдыра.(1896елның апреле һәм 1913 елның апреле).

И минем туган телем....

Туган телем- татар теле

Иң газиз кыпчак телем.

Борынгыдан килгән телем белән

Горурлана минем илем.

Саф, аһәңле телем белән

Сөйләшә халкым минем.

Шул телдә аралашып

Үтә бит минем көнем.

Кая гына барсам да,

Сөйләшәм туган телдә.

Туган телнең аһәңлеге

Һәрвакыт күңелемдә.

Кечкенәдән тоеп үстем

Шул телнең аһәңлеген.

Укучыларга белем биреп,

Аңлыймын кирәклеген

Һәр көн саен туган телдә

Сөйләшик әле, дуслар!

Бу фикер белән килешеп,

Татар милләте хуплар.

Без, татарлар – көчле халык

Югалтмыйк әле телне.

Кая гына барсак та,

Онытмыйк Туган илне!

Лилия Фәсхетдинова, Яуширмә төп гомуми белем мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы

 

Мәңгелек түгел гомер

Су буенда нинди халык,

Ник алар суга баккан.?!

Авылга хәбәр таралган

Ике кыз суга баткан.

Сабыйлар шатланышып,

Су керергә килделәр.

Җәй уртасы, көне матур

Йөзеп калыйк, диделәр

Уйнап-көлеп, чыркылдашып,

Алар суга керделәр.

Коткарыгыз дияргә дә

Кызлар өлгермәделәр.

Аяклары китте таеп,

Ике кыз төпкә китте.

Шул мизгелдә ике йөрәк

Соң мәртәбәсен типте.

Зур су алды балаларны,

Авыл халкы яшь түгә.

Кара пәрдә ябылды күк

Балалар торган өйгә.

Мәңге түгел дә гомерләр

Сабыйлар иртә китте.

Салкын сулы тирән елга

Балаларны юк итте.

Яратып яратылырга да

Әле өлгермәделәр

Фани дөнья матурлыгын

Сабыйлар күрмәделәр.

Язмыш-язмыш, аларны

Нигә бик иртә алды.

Әти-әни, туганнары

Канлы яшь түгеп калды.

Рөхсәт ителмәгән җирдә

Балалар, коенмагыз!

Гыйбрәт булсын сезгә бу хәл,

Бәлагә тарымагыз.

Хөрия Низамова,

Яуширмә авылында яшәүче

 

Туган телем

Туган телем – татар теле

Туган җирем – татар иле.

Туган илем, туган җирем,

Туганнарым татар минем.

 

Әнием дә, әтием дә

Туган телдә белем алган.

Инде менә мин үзем дә

Туган телдә укыйм,язам.

 

Татар теле – әнкәм теле

Татар теле – әткәм теле.

Татар теле – минем телем,

Татар телем – туган телем!

Таһир Мостафин, 6нчы сыйныф укучысы

Яүширмә авылы

 

Авылым

Авыр миңа, авылым, сиңа кайту

Өй боегып ялгыз утыра.

Тик шулай да, кайттым әле менә

Бер утырып дога укырга.

 

Өйгә керсәм, әнкәй чыгар төсле,

Алгы өйдән көлеп-елмаеп.

Йортка чыксам, әткәй көтә кебек,

Көрәк-себеркегә таянып.

 

Берсе дә юк, беркем чыкмый

Өебез буш, беркем яшәми.

Тик кайтып киләм, сагындыра

Туган нигез, яшьлек эзләре...

 

Сагындыра туган нигезем.

Истән чыкмый сезнең йөзегез.

Киңәшегез һаман, һаман кирәк

Ерак булсагыз да... бирегез.

 

Төшләремә сирәк керәсез сез

Сагындырып кына керәсез.

Елмаеп тик карап торасыз да,

Кабат йөзеп кая китәсез?!

 

Әти-әни, өйне, авылымны

Бик сагынып очып кайтабыз.

Үзегез юк, шуңа рухыгызга

Дога бары кылып китәбез.

Фәния Сафина, Яуширмә төп гомумбелем бирү мәктәбенең математика укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев