Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем

Февраль-апрель айларында Чистай үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче «Энҗеләр» әдәби берләшмәсе белән берлектә безнең газета битләрендә шундый исем астында бәйге узды. Газета укучыларыбызның моңа битараф калмавы, актив катнашулары безне нык сөендерде.

Туган тел! Искиткеч кадерле дә, йомшак та яңгырашлы, тирән мәгънәгә ия бу ике сүз йөрәк түребездә сакланучы иң якты сүзләрнең берседер.

Быел 2021 елны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан иткән иде. Шул уңайдан Чистай үзәк китапханәсе бинасында шактый гына чаралар үткәрелеп килә. Февраль аенда «Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем» исемле телебезгә кызыксыну, хөрмәт уяту максатыннан яңа проект башлап җибәрергә уйладым. Зур күләмле эшләнәсе эшләрне «Чистай хәбәрләре» газетасы белән берлектә үткәрергә булдык. Бу эштә газета хезмәткәрләре Гөлсинә Сорутдинова, Эльвира Беспалова, Әлфия Кәримова активлык күрсәттеләр. Шәһәр, районыбызда яшәүчеләр арасында иҗат итүчеләр шигырь, бәет, мөнәҗәтләргә 2021 елның февраль аенда бәйгегә игъланны «Чистай хәбәрләре» газетасында укый алдылар.

Әлеге чарада мәктәп яшендәге балалардан алып барлык өлкән яшьтәге кешеләр дә катнаша алды. Бик күп иҗади эшләр килде. Бу, билгеле, безне нык сөендерде. Эшләрне бик тә хөрмәтле жюри әгъзалары карады. Әлеге шәхесләр белән дә таныштырып китим әле: талантлы шагыйрь, прозаик, җырлар авторы Тәбрис Харис улы Гыймалетдинов, «Энҗеләр» һәм «Ступени» әдәби берләшмәсе әгъзасы, талантлы шагыйрь, тәрҗемәче, Кояш Тимбикова премиясе лауреаты Рифкат Гәрәйхан улы Гардеев, Татарстан Республикасының атказанган табибәсе, берничә китап авторы, шагыйрә Мәүлидә Зәкәрия кызы Мифтахова.

...Ямьле җәйнең бер көнендә без әнә шушы җиңүчеләребезне котларга бәйрәмгә җыелдык. Үзәк китапханәнең уку залы. Ул матур итеп бизәлгән. Күңелләребезгә җылылык, шатлык өстәп талгын гына милләтебезнең моңлы көе ишетелә. Бүген биредә бәйгегә йомгак ясалу бәйрәме.

Кунакларыбыз арасында журналист, шагыйрь, автор-башкаручы, «Бәллүр каләм» республика бәйгесе җиңүчесе Инсаф Гайнулла, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Миңзифа Хәйретдин кызы Әхмәтшина, «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Рушания Вахит кызы Закирова, бар гомерен балаларга белем биреп, үз һөнәрен чын күңеле белән яратып, укучыларын, мәктәбен хәзер дә сагынып торучы Лена Якуп кызы Әгъзәмова, «Чистай хәбәрләре» газетасының мөхәррир урынбасары Гүзәл Әхәт кызы Гомәрованың булуы да бәйрәмебезгә ямь өстенә ямь өстәде.

Бу дөньяның төсен, ямен, зәукын

Кем аркылы? Ничек белдем мин?

Бишектә ук мине өйрәтүчем,

Туган телем, бәгърем, син ул, син!

 

Кичәбезне башлап җибәргән шу шы матур шигъри юлларда күпме асыл сүзләр! Ә бәйгедә катнашучылар күңелендә туган искиткеч тирән мәгънәгә ия булган чыгышларны тыңлау һәркемне дә дулкынландыргандыр...

Бай тормыш тәҗрибәсе туп лаган Айсылу апа Минһаҗева, Лена апа Әгъзәмова, Исмәгыйль абый Хөсәеновның, Миңзифа Хәйретдин кызы Әхмәтшинаның матур фикерләренә сокланмау мөмкин түгел!

Катнашучыларыбыз арасында иң яшь авторыбыз, Яуширмә авылыннан 6нчы сыйныф укучысы Таһир Мостафин булды. Ул үзенең иҗатыннан «Туган телем» дигән шигырен укып китте. Җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Марсель кызы Фәсхетдинова, Инсаф Гайнулланың, Лилия Фәсхетдинованың, Гүзәл Закированың моңлы җырлары күңелләребезгә хуш килде, кичәбезгә ямь өстәде.

Шулай шигъри гөлбакчага үрелеп, милләтемнең моңнарына уралып кичәбез ахырына якынлашты.

Бәйгедә катнашучылар арасында җиңүчеләргә һәм призлы урын яулаган иҗатташларыбызга жюри әгъзалары дипломнар, грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.Үзләренен җылы теләкләрен теләделәр һәм үзләренә генә хас осталык белән язылган иҗат җимешләрен бүләк итүләре күңелләребезгә аеруча бер нур булды, матурлык өстәде. Чистай үзәк китапханәсенең гомуми бүлек мөдире Елена Михайловна Курбатова барлык катнашучыларны уңышлары белән котлады, иҗат юлында, тормышта яңа уңышлар теләде.

Шушы ике сәгатьтән артык барган күңелле очрашу кичәсе күнелләребездә озак сакланыр. Туган телебезнең матурлыгы, газизлеге, бар нәрсәдән кыйммәт икәнен без бүген тагын бер кат аңладык... Шушы якты, изге уйлар барыбызны да гомеребез буена озата барып, киләчәк буыннарга тапшыра алуыбыз белән бик бәхетле булырбыз.

Яңа үрләрдә, яңа иҗат җимешләре белән таныштырыр өчен кабат очрашуларда бары тик бәхетле елмаюларны күрергә насыйп булсын!

Безнең җиңүчеләребез

«Шигырь язам әнкәм телендә» но ми на ция сендә Ирина Хәмидуллина, Айсылу Минһаҗева, Фәния Сафина;

«Җан авазы – бәетләрдә» номина циясендә Наилә Гыйләҗева, Хөрия Низамова, Ясирә Вәлиева, Илалия Мирсияпова;

«Җырлыйм туган телемдә» номина циясендә Хәлимә Гыйззәтуллина, Хәния Латыйпова, Эльмира Мифтахова;

«Шигъриятькә юл» номинация сендә Фәүзия Мингалеева, Исмәгыйль Хөсәенев, Нурзилә Яруллина;

«Телем - милләт язмышы» номина ция сендә Мөнәвәрә Гыйләҗева, Лилия Фәсхетдинова, Роза Сафина;

«Йөрәктәге яралар» номина ция сен дә Гүзәлия Закирова, Җәүһәрия Әгъзамова, Гөлфия Шакирова, Альмира Әгъзамова, Гөлнур Шәмсетдинова;

«Әнкәйләргә мәдхия» номинация сендә Фәридә Шәрифуллина, Альмира Шәрифуллина, Гөлия Гатина;

«Без - Тукай оныклары» номинация сендә Таһир Мостафин, Айдар Мифтахов грамоталарга һәм бүләкләргә лаек булдылар.

 

Розалия Шәйхетдинова, «Энҗеләр» әдәби берләшмәсе җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев