Дөнья чемпионаты байрагының республика эстафетасын кабул иттеләр
Ярышлар байрагы бар дөнья буйлап сәяхәт итә. Эстафета бар җир шарын әйләнеп чыкты. Хәтта ул халыкара космик станциядә дә булырга өлгерде.
Россия көнен бәйрәм итүнең иң матур мизгелләренең берсе булып WorldSkills байрак эстафетасының Чистайга килеп җитүе булды. Колонналарга тезелеп, укучылар, студентлар һәм яшьләр хәрәкәте волонтерлары байрак йөртүчеләрне көчле алкышларга күмделәр.
Рәсми тантанада шәһәр хакимияте башлыгы Дмитрий Иванов, башкарма комитетның белем бирү буенча җитәкче урынбасары-мәгариф идарәсе начальнигы Ольга Купцова катнашты.
Чемпионат символын хөрмәтләп йөртү хокукы Казанда күптән түгел шаулап узган сайлап алу турында катнашкан җиңүчеләргә бирелде. Республиканың сайлап алынган составында безнең Чистай авыл хуҗалыгы техникумы студенты Никита Чернышев та бар иде. «Ландшафтлы дизайн» компетенциясендә ул беренче урынны яулады. Егет Татарстан данын Казан төзелеш көллиятеннән Валерия Хаҗиәхмәтова исемле кыз белән бергәләп яклады.
– Алынган тәҗрибә миңа эшче һөнәрләренең дә ни дәрәҗәдә кызыклы булырга мөмкинлеген аңларга ярдәм итте. Конкурстан миндә әйбәт тәэсирләр генә калды, мин белемемне һәм эшләремне тагын да арттырдым. Мин, берсүзсез, киләчәктә ландшафтлы дизайн белән шөгыльләнергә уйлыйм һәм аны туган шәһәремдә тормышка ашырачакмын, – дип сөйли Никита.
Шулай ук чемпионатның сайлап алу туры апрель аенда Бөек Новгород шәһәрендә дә үткән иде. Анда безнең шәһәрдән, 1нче гимназиядән ике кыз – Розалина Гәрәева һәм Сабина Исламова чыгыш ясадылар. Өйләренә алар бронза медаль белән кайттылар , «Туризм-Юниорлар» компетенциясендә призерлар булдылар.
– Берсүзсез, бу безнең өчен зур тәҗрибә. Без әлеге юнәлешне киләчәк һөнәрне сайлаганда вариант буларак карыйбыз. Шулай ук үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга, шундый ук чемпионатларда катнашучы башкаларга булышырга планлаштырабыз. Безне ике ел дәвамында күп нәрсәләргә өйрәткән остазларыбызга, уку елы дәвамында безне аңлаган укытучыларыбызга зур рәхмәт, – диләр бертавыштан Розалина белән Сабина.
Байракны хөрмәтләү барышында Дмитрий Иванов байракка билге - Чистай районы гербын беркетеп куйды. Озатып йөрү төркеменең вәкиле район башлыгына катнашучы сертификаты тапшырды.
– Бу безнең шәһәр өчен зур хөрмәт. Дөнья масштабындагы эстафетаны Россия көнендә – бердәмлек, Ватанга мәхәббәт көнендә кабул итеп алу бик күңелле. Мин чемпионатның сайлап алу турларында катнашкан һәм җиңү яулаган Чистай студентлары белән горурланам. Алар югары күрсәткечләргә ирештеләр, алар – безнең киләчәгебез! Безнең республиканы дөнья чемпионатында тәкъдим итәчәк Никита Чернышевка зур уңышлар телисе килә, – дип барлык катнашучыларга мөрәҗәгать итте Дмитрий Иванов.
Паркта музыка яңгырады, балаларның шат авазлары ишетелде. Истәлекле вакыйгада катнашучылар WorldSkills байрак йөртүчеләре һәм чемпионат символлары Алмаз һәм Алтын белән фотога төштеләр. Талисманнарга исемнәрне очраклы рәвештә генә сайламадылар. Шулай итеп, оештыручылар чараның милли бизәкләрен ассызыкларга теләделәр, чөнки чемпионат Татарстан башкаласында - Казанда үтәчәк. Шуның өстенә әлеге исемнәрнең тәрҗемәсе «алтын» дигәнне аңлата, күнекмәләрдә камилләшүне символлаштыра, чөнки чемпионатта катнашучылар - һөнәри алтын фонд ул.
Барлык кунаклар өчен дә бәйрәм программасын җирле артистлар әзерләде. Сәхнәдә бию коллективлары, җырчылар, музыкантлар чыгыш ясады. Балалар флешмобларда күңел ачтылар, асфальтта рәсем ясадылар, эстафеталарда һәм кызыклы мастер-классларда катнаштылар. «Яшел фитнес» акциясе кысаларында чистайлылар биеделәр һәм йога белән шөгыльләнделәр. Карл Маркс урамындагы яңа бульварда сәнгать мәктәбен тәмамлаучыларның «Минем Россиям» исемле картиналар күргәзмәсе оештырылган иде.
Исегезгә төшерәбез, байрак эстафетасына старт 2017 елда Сочи шәһәрендә бирелгән иде. Шул вакыттан алып байрак дөньяның 20 илендә булырга өлгерде, шулай ук һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатлары үткән җирләрдә булды. Ул Германиядә, Нидерландта, АКШта, Корея республикасында, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Португалиядә.Финляндиядә, Франциядә. Ирландиядә, Швейцариядә. Австралиядә, Канадада, Италиядә, Бельгиядә, Великобританиядә, Австриядә, Бразилиядә, Япониядә булып кайтты. Россиягә уо Кытайның Тайбэя шәһәреннән килде, аны анда 48нче милли чемпионатта WorldSkills хөрмәтләгәннәр иде. Байракка һәрбер илдә үтүче ярышлар логотиплары ясалды.
2017 елның азагында ул «Союз МС-07» корабленең Халыкара космик станциясенә юнәлде. Орбитага аны составында Юрий Гагарин исемендәге космонавтлар әзерләү үзәге отрядыннан булган Россия очучы- космонавты Антон Шкаплеров булган экипаж алып менде. Космостан кайткач, байрак Татарстанның 43 муниципаль районында һәм шәһәрләрендә булырга тиеш. Компетенцияләрнең киң спектрында эстафетаның финал ноктасы булып 2019 елның 22-27 августларында Казан шәһәрендә үтәчәк WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталыкның 45нче дөнья чемпионаты ачылу булачак. WorldSkills хәрәкәтенең барлык тарихында конкурсантлар һәм экспертларның рекордлы саны: дөньяның 67 иленнән 1377 кеше катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев