Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Дмитрий Иванов: әйләнә-тирә территорияләрдә тәртип урнаштырырга кирәк

Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – халык мәшгульлеге үзәге эше, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы, 2022 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе, кыштан соң шәһәрне һәм районны санитар чистарту һәм төзекләндерү, атналык оператив хәл.

Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Киңәшмә бүләкләүдән башланды. Дмитрий Алексеевич күпьеллык намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыгы һәм Чистай муниципаль районының финанс-икътисад системасы үсешенә керткән өлеше өчен ТР Финанслар министрлыгы Казначылык департаментының Чистай районы һәм Чистай шәһәрендәге территориаль бүлеге җитәкчесе Наталья Антиповага муниципаль район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды.

Иң күп эш урыннары – эшче һөнәрләр буенча

Халык мәшгульлеге үзәге эше турында учреждение директоры Владимир Пономарев сөйләде. 1 мартка муниципаль районда 183 эшсез кеше теркәлгән. Шул ук вакытта оешманың бетерелүе яки штат кыскаруы нәтиҗәсендә эш югалтканнар өлеше – 11,5 процент, үз теләкләре белән эштән китүчеләр 81,4 процент тәшкил итә.

Теркәлгән эшсезләр арасында 59 процент – хатын-кызлар, 16-29 яшьлекләр өлеше – 9,3 процент, 30 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр 90 процент тәшкил итә.

Шәһәрнең мәшгульлек үзәгенә 75 эш бирүчедән килгән кадрларга ихтыяҗ 1 мартка 376 эш урыны тәшкил иткән.

Икътисад тармаклары буенча эш урыннарын бүлүне анализлау күрсәткәнчә, вакансияләрнең 52 проценты – эшче һөнәрләр буенча. Кадрларга ихтыяҗның иң зур өлеше сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтүгә (18,35 процент), транспортлау һәм саклауга (12,77 процент), эшкәртү сәнәгатенә (11,97 процент), дәүләт идарәсенә (10,64 процент), мәдәният һәм спортка (9,84 процент) туры килә.

Чистайлылар вакытлы матбугатка ташлама белән языла алалар

Почта бүлекчәләрендә гадәткә кергән Язылу ункөнлеге старт алды. Бу хакта Чистай районара почтамт начальнигы Вячеслав Воробьев хәбәр итте. Вакытлы матбугатка ташламалы язылу чоры 14 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Язылуны рәсмиләштерү өчен 5-43-39 телефоны буенча почтальонны өйгә яки оешмага чакыртырга мөмкин.

Чәчүгә әзерләр

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов сөйләде. Район хуҗалыклары язгы кыр эшләренә әзерләнәләр. Авыл хуҗалыгы техникасы тулы күләмдә ремонтланган. Минераль ашламалар кайтару төгәлләнеп килә. Орлыклар 100 процентка тикшерелгән.

4 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте.

Бер атна эчендә сводкада – урлашулар, мошенниклык, наркотиклар сату, административ күзәтчелекне бозу, исерек килеш кабат машина йөртү очраклары.

19 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда 7 кеше һәлак булган, 2 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Өч машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 248 кеше тоткарланган, транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен – 4.

Административ хокук бозулар өчен 317 кеше тоткарланган, аерым алганда, җәмәгать урынында исерек хәлдә күренгән өчен – 12, тынлыкны һәм тынычлыкны бозган өчен – 1.

Санитар чистарту буенча икеайлык башланды

Соңыннан муниципаль район башлыгы җыелганнарга санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык башлануын искәртте. Аңа активрак кушылырга, әйләнә-тирә территорияләрне тәртипкә китерергә чакырды. Шулай ук Дмитрий Алексеевич актив кар эрүгә бәйле рәвештә су басу куркынычын булдырмау буенча җаваплы затларга йөкләмә бирде, якынлашып килүче Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәме турында искә төшерде, ветераннар белән эшне активлаштырырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев