Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Дмитрий Иванов: «Коллектив иммунитет формалаштыру мөһим»

Муниципалитетта узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – агросәнәгать комплексында эш, 2020 елда мәдәни-ял итү үзәге эшчәнлеге, оператив хәл. Район башлыгы Дмитрий Иванов аны онлайн-режимда алып барды.

Бу онлайн форматтагы иҗат иде

Мәдәни-ял итү үзәгенең 2020 елдагы эшчәнлеге турында аның директоры Светлана Гринина сөйләде.

Үзәктә 37 клуб оешмасы эшли, аларда 702 кеше шөгыльләнә, өлкән яшьтәге кешеләр өчен 7 иҗади берләшмә бар. Пандемия чорында иҗат коллективларын саклап кала алганнар, 1 апрельдән алар дистанцион эшләүгә күчкән.

Узган ел иҗат коллективлары 65 халыкара, бөтенроссия, республика конкурсында һәм фестивалендә катнашкан, шуларның 44ендә лауреат һәм дипломант булганнар.

«Кабриоль» цирк студиясе Татарстан Хөкүмәтенең «Игелек һәм шатлык аренасы» проектын тормышка ашыру өчен 200 мең сум күләмендә грант откан.

Пандемия булуга карамастан, мәдәни-ял итү үзәге хезмәткәрләре онлайн форматта 219 төрле мәдәни чара үткәргәннәр. Үзләренең милли гореф-гадәтләрен саклаучылар булган рус, татар, чуваш коллективлары белән эшләүгә зур игътибар бирелгән.

Яңа эш шартлары яңа формалар да тудырган. Шулай, игълан ителгән Хәтер һәм дан елы уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына концертлар белән барганнар, шәһәр микрорайоннарында агитбригадалар чыгыш ясаган.

45 чара ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган булган.

Чәчү эшләре финиш сызыгында

Язгы кыр эшләренең барышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде.

Бүгенге көндә 64 мең гектардан артык мәйданда чәчелгән, бу планның 97 проценты.

Хуҗалыкларда чәчүлекләрне чүп үләннәргә һәм корткычларга каршы эшкәртү дәвам итә. Бу планда «Чистай», «Чистай агро», «Волга селект», «Хузангай» агрофирмаларында актив эш алып барыла.

Агымдагы елда бер шартлы терлеккә 30 центнер азык әзерләргә кирәк булачак.

Киләсе атнада техниканы комиссия тарафыннан кабул итү булачак һәм игенчеләр күпьеллык үләннәрне чабуга керешәчәкләр.

Юлда исерек шоферлар тоткарланган

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте.

Узган атнада җинаятьләр турында 8 хәбәр теркәлгән. Сводкада – 2 урлашу, читтән торып мошенниклык, ришвәт бирү, кабат исерек килеш руль артына утырган өчен тоткарлау, 3 административ күзәтчелекне бозу очрагы.

394 кеше административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 1се – тынлыкны бозган, 2се – махсус хезмәтләрне белә торып ялган чакырткан, 17се – җәмәгать урыннарында исерткеч эчемлекләр кулланган өчен.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 237 хокук бозучы тоткарланган, шул исәптән исерек килеш – 4 машина йөртүче. Шәһәр юлларында 18 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, районда – 2 (2 кеше зыян күргән).

Район башлыгы прививка ясатырга өндәде

Дмитрий Иванов коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясату кампаниясенә игътибарны юнәлтте.

– Коллектив иммунитет 70 процентка формалашмыйча, проблема юкка чыкмаячак, – дип билгеләп үтте Дмитрий Алексеевич.

Электр энергиясен вакытлыча туктатып торырга мөмкиннәр

Бу хакта Чистай РЭСы начальнигы Ленар Әминов хәбәр итте. Агымдагы елда электр челтәре хуҗалыгы объектларын төзү һәм реконструкцияләү эшләре башкарылачак. Шуңа бәйле рәвештә электр энергиясен вакытлыча туктатып торырга мөмкиннәр.

Планлаштырылган эшләр районыбызның кайсы авыл һәм шәһәр урамнарына кагылачагы турында «Чистай хәбәрләре» газетасының якындагы санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев