Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Дмитрий Иванов: "Чистай госпиталендә - 115 пациент, шуларның 41е - чистайлы

Муниципалитетта үткән аппарат киңәшмәнең төп темалары коронавирустан вакцина ясату, агросәнәгатьтә эшләр торышы һәм бер атна эчендәге оператив хәл булды.

Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов аны онлайн-режимда үткәрде.

 

Авыл халкының хезмәт хакы 26 процентка арткан

Агросәнәгать өлкәсендә эшләр торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский хәбәр итте. Район кырларында 90 процент бөртекле культуралар җыеп алынган, 90662 тонна бөртек суктырылган, уңыш бер гектардан 20 центнер тәшкил итә.

Атна саен суктыру буенча йомгак ясала, югары нәтиҗәләргә ирешкән механизаторлар бүләкләнә.

Концерт номерлары белән кыр станнарында чыгыш ясап, мәдәният хезмәткәрләре кыр уңганнарына көч-куәт өстиләр, яңа үрләргә рухландыралар.

Алда 10 мең гектардан артык бөртекле һәм бөртекле- кузаклы культуралар һәм 20 мең гектар техник культураларны җыеп урнаштырасы бар әле.

Шулай ук хуҗалыклар уҗым культуралары чәчәргә әзерләнә. Хуҗалыклар орлыклар белән 100 процентка тәэмин ителгән, моның өстенә уңайлы булмаган һава торышына да чыдамлы булган орлыклар сатып алына.

Районның агросәнәгать комплексы хезмәткәр ләренең хезмәт хакы аерым контрольдә. Хәзер ул уртача 29137 мең тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда 26 процентка арткан.

 

Бер атна эчендә банк карталарыннан 3 урлау

Бер атна эчендәге оператив хәл турында Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлек начальнигы Сергей Атуров хәбәр итте. Җинаятьләр турында барлыгы 12 хәбәр кергән. Сводкада – 7 урлау (3се – банк картасыннан), мошенниклыкның 4 факты, бер наркотикларны тартып алу факты. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 178 кеше тоткарланган, шуларның 3е салмыш хәлдә транспорт белән идарә иткән. 21 юл-транспорт вакыйгасы булган. Административ җаваплылыкка 315 кеше тартылган, шуларның 5се – җәмәгать урынында салмыш хәлдә йөргәне өчен.

Киңәшмә азагында муниципаль район башлыгы традицион рәвештә коронавирус инфекциясеннән вакцина ясату мәсьәләсен күтәрде.

 

Авыраучылар саны арта

– Бүгенге көндә Чистайның вакытлыча йогышлы авырулар госпиталендә 115 пациент дәвалана, шуларның 41 – чистайлылар. Авыруның нык артуы күзәтелә, – дип хәбәр итте Дмитрий Алексеевич. – Әмма хәзерге вакытта вакциналаштыруга предприятиеләрдән бер генә заявка да юк.

Ул җаваплы кешеләргә бу хәлне анализларга һәм контрольгә алырга боерды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев