Дмитрий Иванов: «Һава торышы начар булуга карамастан, капиталь ремонт вакытында тәмамланырга тиеш»
Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – Чистай районара торак инспекциясенең инспекторлык эшчәнлеге, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл. Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.
Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау, җылыту сезонына әзерлек – контрольдә
Агымдагы елның 6 аенда Чистай районара торак инспекциясенең эшчәнлеге турында начальник Ирина Иванова сөйләде. Хисап чорында инспекторлар тарафыннан чистайлылардан кергән 60 мөрәҗәгать каралган, алар буенча 12 тикшерү үткәрелгән. Идарәче оешмаларга торак законнарын бозуның 26 очрагын бетерүгә 11 күрсәтмә, законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау буенча 10 кисәтү бирелгән.
Гражданнар үз мөрәҗәгатьләрендә күпфатирлы йортларда гомуми милекне карап тоту, коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты, шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең нигезле булуы, шул исәптән күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау өчен кертемнәр түләү мәсьәләләрен күтәрәләр. Барлык мөрәҗәгатьләр законда билгеләнгән срокларда карап тикшерелгән. Гражданнарга аңлатмалар белән җаваплар җибәрелгән, кирәкле очракларда законда каралган чаралар күрелгән. Административ хокук бозулар турында 4 беркетмә төзелгән, шуларның 3се – физик затларга, 1се – идарәче оешманың вазифаи затына карата.
Эштә мөһим юнәлешләрнең берсе – күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауны үткәрүгә мониторинг.
2022 елда Чистайда гомуми милекне капиталь ремонтлау 63 эш төре буенча 9 күпфатирлы йортта башкарыла. Хәзерге вакытта 2 йортта (түбәне, фасадны, җылылык белән тәэмин итүнең инженерлык системасын ремонтлау) сезонлы эш төрләре буенча графиктан шактый артта калу билгеләп үтелде. Алар 1 сентябрьгә тәмамланырга тиеш.
Хәзерге вакытта торак фондын 2022-2023 елларда кышкы шартларда файдалануга әзерләү эшләре бара. 15 июльгә идарәче оешмалар тарафыннан 466 күпфатирлы йортның 253енә документлар кертелгән, Чистай муниципаль районы буенча инспекция тарафыннан 186 паспорт кабул ителгән.
Муниципаль район башлыгы докладны тыңлаганнан соң, киләсе җылылык сезонына әзерлек паспортларын әзерләү эшен тизләтергә йөкләде, йортларны капиталь ремонтлау графигын бозу буенча кисәтү ясады, әлеге мәсьәлә буенча турыдан-туры объектларга чыгып киңәшмә оештырырга кушты.
– Һава шартлары начар булуга карамастан, йортларны капиталь ремонтлау вакытында тәмамланырга тиеш, – дип ассызыклады Дмитрий Алексеевич.
Һава торышы аркасында терлек азыгы әзерләү темплары кимегән
Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Узган атнада район хуҗалыкларында җитештерелгән сөт күләме 358 тонна тәшкил иткән. 10 миллион 846 мең сумлык 340 тонна сөт сатылган.
Терлек үрчетү буенча эш дәвам итә, бер атна эчендә 29 баш бозау туган.
Узган атнада айлык явым-төшем нормасы яуды диярлек, бу терлек азыгы әзерләү темпын киметте. Шуңа да карамастан, хуҗалыкларда эшләү өчен һәр аяз сәгатьтән файдаланырга тырышалар. Хәзерге вакытта терлек азыгы планнан 60 процент әзерләнгән.
5 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган
Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең полиция башлыгы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаятьләр турында 12 хәбәр теркәлгән. Сводкада – сәламәтлеккә авыр зыян китерү, урлашу, мошенниклык, наркотиклар тартып алу, исерек килеш транспорт чарасы белән кабат идарә итү очраклары.
17 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 5 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 230 кеше тоткарланган, шул исәптән транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен – 5.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев