Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Дмитрий Ивановның Корбан бәйрәме белән котлавы

...

27 май – Корбан бәйрәме

 

Хөрмәтле шәһәр һәм район мөселманнары! Сезне изге Корбан бәйрәме белән чын күңелемнән котлыйм! Ул һәр йортка бәхет, иминлек һәм бердәмлек алып килсен.

 

Бу якты бәйрәм тирән әхлакый мәгънәгә ия. Ул рухи чисталыкны, якыныңны яратуны һәм шәфкатьлелекне гәүдәләндерә, диненә һәм милләтенә карамастан, мохтаҗлар турында ихлас кайгыртырга чакыра. Корбан бәйрәме үзара мөнәсәбәтләрне ныгыта, юмартлыкка, яхшылыкка һәм татулыкка өйрәтә, гаилә бәйләнешләренең кыйммәтен данлый һәм мәрхүмнәрне искә алырга чакыра.

 

Районыбызның мөселман җәмәгатьчелеге иҗтимагый тормышта актив катнаша, мәгърифәтчелек эшчәнлеген үстерә, яшьләргә әхлакый тәрбия бирүгә аерым игътибар бирә, күпмилләтле республикабыз халыклары арасында үзара аңлашуны ныгыта.

 

Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык, игелек, шатлык һәм гаилә учагының җылысы булуын телим. Һәрберегезгә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим!

 

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев