Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дмитрий Иванов: «Хезмәт коллективларына сәнәгать диспансеризациясе узарга кирәк»

Муниципалитетта узган атналык киңәшмәдә газ белән тәэмин итүче оешманың эшчәнлеге, авыл хуҗалыгындагы эшләрнең торышы һәм оператив вәзгыять турында сөйләштеләр. Аны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Предприятие дүрт районда газ бирүне тәэмин итә

«Чистопольгаз» ЭПУнең агымдагы җитештерү-хуҗалык эшчәнлеге турында гомуми мәсьәләләр буенча начальник урынбасары Радик Мисбахов сөйләде. Предприятие «Газпром Казан»ның структур бүлекчәсе булып тора һәм Чистай, Алексеевск, Спас һәм Әлки районнарында газ челтәрләрен эксплуатацияли, газ җиһазларын ремонтлый һәм аларга хезмәт күрсәтә.


Абонентларның гомуми саны 57 мең тәшкил итә. 2023 елда Чистай районында предприятие 31 мең фатирга, 26 җылыту казаннарына, 151 сәнәгать предприятиесенә һәм 5 авыл хуҗалыгы предприятиесенә, шулай ук коммуналь-көнкүреш объектларына газ бирүне тәэмин иткән.

Бөртеклеләрне урып-җыю төгәлләнә

Агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский хәбәр итте. Район кырларында бөртекле культураларны урып-җыю эшләре финиш сызыгына чыкты. Бүгенге көнгә 43 мең гектардан артык мәйдан суктырылган, бу планның 93 проценттан артыгын тәшкил итә. 134 мең тонна ашлык җыеп алынган, уңдырышлылык һәр гектардан 31 центнер тәшкил итә.


Бер үк вакытта техник культураларны урып-җыю бара, зур күләмдә эшләр башкарасы бар. Аерым алганда, рапс 5 мең гектардан артык мәйданда җыеп алынган, бу планның 42 процентын тәшкил итә. Бер гектардан уртача 28 центнер уңыш чыга. Узган атнада җитенне урып-җыю төгәлләнгән, ул 8 мең гектардан артык мәйданда суктырылган, 9152 тонна җыеп алынган, уңдырышлылык һәр гектардан 11 центнер тәшкил итә. Хуҗалыклар планлы рәвештә соя җыюга керешәләр. Бер үк вакытта бәрәңге казыла, планның 30 проценты казып алынган. Уртача уңыш һәр гектардан 32 тонна тәшкил итә. Игенчеләр шулай ук көзге культуралар чәчәләр, туфрак эшкәртәләр.
Бер атнада район хуҗалыкларында 375 тонна сөт савылган. 11 миллион сумнан артык суммага 356 тонна сатылган.
Терлекне үрчетү эше дәвам итә, бер атнада 43 бозау туган.

Юл-транспорт вакыйгасында 7 кеше зыян күргән

Узган атнадагы оператив вәзгыять турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районындагы бүлеге башлыгы урынбасары — полиция начальнигы Сергей Атуров хәбәр итте. 5 урлашу, 3 мошенниклык очрагы теркәлгән. 185 кеше административ җаваплылыкка тартылган, аларның күбесе — 158 кеше юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, шул исәптән 3 машина йөртүче исерек хәлдә руль артына утырган. 25 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, 7 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган.

Предприятие коллективларына диспансеризация узарга кирәк
Муниципалитеттагы киңәшмәгә йомгак ясап, район башлыгы Дмитрий Иванов җитәкчеләрнең игътибарын предприятиеләр коллективларына диспансеризация узарга кирәклегенә юнәлтте.

— «Сәнәгать диспансеризациясе» проекты кысаларында барлык хезмәт коллективларына диспансеризация узарга кирәк. Үзәк район дәваханәсе администрациясе 78 оешмага тәкъдимнәр җибәргән, әмма килешүләрне берничә эре предприятие генә төзегән. Хөрмәтле җитәкчеләр! Хезмәткәрләрегезнең сәламәтлеге турында кайгыртыгыз, барыгызны да проектта катнашырга чакырам, — дип мөрәҗәгать итте киңәшмәдә катнашучыларга Дмитрий Алексеевич.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев