Дмитрий Иванов: «Түбәләрне боздан чистарту – кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге мәсьәләсе»
Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов үткәргән атналык киңәшмә-планеркада төп игътибар өч төп юнәлешкә: кар яву нәтиҗәләренә каршы көрәшкә, агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышына һәм райондагы оператив хәлгә анализ ясауга бирелде
Уҗымнарның торышы яхшы

Агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский хәбәр итте. Узган атнада 438 тонна сөт савылган, бу моннан алдагы атнага караганда 3 тоннага күбрәк. 415 тонна сатылган, ә табыш 14 миллион 276 мең сумнан артып киткән. Сатып алу бәясе 34 сум 40 тиен дәрәҗәсендә сакланып калган. Бер сыердан уртача тәүлеклек продуктивлык 22 килограмм тәшкил итә.
Район хуҗалыкларында терлекләр үрчетү эшләре бара – бер атнада 45 бозау туган.
Россельхозцентр филиалы кышкы чорда уҗым культураларының торышына мониторинг үткәрә. Көздән 17 мең 600 гектарда уҗым культуралары чәчелгән. Төп массив көзге бодайга – 15 мең 200 гектар, шулай ук шактый зур мәйдан – 2,5 мең гектар – көзге рапска туры килә. Мониторинг мәгълүматлары чәчүлекләрнең яхшы торышы турында сөйли: көзге культураларның 98 проценты яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә, бары тик 2 проценты гына зыян күргән. Шикәр күләме 24 процент тәшкил итә, агымдагы чор өчен кулай күрсәткеч 19-23 процент.
Район хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау дәвам итә, хәзерге вакытта тракторлар – 86 процентка, чәчү комплекслары – 82, чәчкечләр – 94, культиваторлар 89 процентка ремонтланган.
Сводкада – 2 мошенниклык очрагы

Оператив сводканы Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең полиция начальнигы Сергей Атуров тәкъдим итте. Хисап атнасында район территориясендә 6 җинаять теркәлгән, сводкада – наркотикларны законсыз сатып алу һәм саклауның – 3, җенси характердагы гамәлләргә мәҗбүр итүнең – 1, мошенниклыкның 2 очрагы теркәлгән. Миграция законнарын бозуның 2 очрагы ачыкланган. Юлларда 26 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 91 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы җаваплылыкка тартылган, шул ук вакытта 2 машина йөртүче исерек хәлдә машина йөрткән өчен тоткарланган. Бер атна эчендә барлыгы 118 кеше административ җаваплылыкка тартылган.
Кардан чистарту – башлык контролендә

Очрашу азагында Дмитрий Иванов утырышка йомгак ясады. Район башлыгы шәһәр урамнарын һәм бина түбәләрен кардан һәм боздан чистарту мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте. Дмитрий Алексеевич фикеренчә, торак йортларның да, социаль корылмаларның да түбәләре белән бәйле вәзгыять аеруча борчу тудыра. Ул ассызыклаганча, кәрнизләрдә һәм козырекларда кар һәм бозның җыелып торуы кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге иминлегенә турыдан-туры куркыныч тудыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев