Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дмитрий Иванов ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда тавыш бирде

Район башлыгы сайлау участогына гаиләсе белән килде

Район башлыгы сайлау участогына гаиләсе белән килде

Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда тавыш бирү бара. Җылылык челтәре предприятиесе бинасында урнашкан 2730нчы номерлы сайлау участогында Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов та үз тавышын бирде. Сайлауга ул хатыны, кызы һәм оныгы белән килде. 

Дмитрий Алексеевич бу вакытта сайлау участогында булганнарның барысын да сәламләде, чистайлыларның тавыш бирергә ни дәрәҗәдә актив килүләре белән кызыксынды. 

Район башлыгы ассызыклаганча, сайлаулар – республиканың һәм анда яшәүчеләрнең сәяси тормышында мөһим вакыйга. 

– Бүген без Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлыйбыз, киләчәккә өлеш кертәбез, республикабызның якындагы елларга үсеш юнәлешен билгелибез. Шуңа күрә мин барлык чистайлыларны тавыш бирүдә катнашырга чакырам, һәркемнең тавышы мөһим! – диде Дмитрий Иванов.

Дмитрий Алексеевич билгеләп үткәнчә, Чистай районында яшәүчеләр гадәттәгечә үзләренең гражданлык позицияләрен актив белдерәләр, сайлау участокларына күпләр гаиләләре белән килә. 

– Димәк, чистайлылар үз республикаларының киләчәгенә битараф түгелләр, бу сөендерә, – дип ассызыклады Дмитрий Алексеевич. 

Бүген Чистай районында 59 сайлау участогы ачылды, алар 20 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев