Дмитрий Иванов: «Шәһәр көне, Республика көне хөрмәтенә бәйрәм программасы әзерләнде»
Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – «Ак Барс мед» иминият компаниясе филиалы эшчәнлеге, атналык оператив хәл булды. Планерканы муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.
Белгечләр хокуклар турында консультация бирәчәкләр һәм ярдәм күрсәтәчәкләр
«Ак Барс мед» иминият компаниясенең Чистай районы һәм Чистай шәһәрендәге филиалы эшчәнлеге турында аның төбәк директоры Рөстәм Фәтхелисламов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, иминият компаниясенең бурычы халыкны мәҗбүри медицина иминияте полислары белән тәэмин итү генә түгел, ә түләүсез сыйфатлы һәм һәркем алырлык медицина ярдәме алганда гражданнарның мәнфәгатьләрен яклау. Әгәр гражданнар түләүсез медицина ярдәме алганда авырлыклар белән очрашсалар, белгечләр хокукый ярдәм күрсәтәчәкләр. Халык ешрак медицина учреждениеләре эшен оештыру, медицина ярдәмен күрсәтүдән баш тарту, акча алу, дарулар белән тәэмин итү һәм медицина хезмәткәрләренең этикасы мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәләр.
Урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара
Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Район басуларында урып-җыю эшләре актив бара. Механизаторлар һәр аяз көннән файдалану өчен көн саен тырышып эшлиләр. Атналык планны арттырып үтәгән комбайнчылар акчалата сертификатлар белән бүләкләнделәр. 23 августка бөртеклеләрнең 57 проценты җыеп алынган. 116 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык һәр гектардан уртача 39,5 центнер тәшкил итә.
Хуҗалыклар арасында узган атнада иң күп ашлык – 7 мең тоннага якын, «Чистай» агрофирмасында суктырылган, уртача уңыш һәр гектардан 66,5 центнер.
Бер үк вакытта кырларда рапс җыю бара. 23 августка бу техник культураның 8500 гектары җыеп алынган, уңдырышлылык һәр гектардан 22 центнер тәшкил итә.
Бер атна эчендә район хуҗалыкларында 335 тонна сөт савылган. Бер сыердан уртача савым 15,9 килограмм тәшкил иткән.
Терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Барлыгы 32,55 центнер азык берәмлеге әзерләнгән, план ¬– 40.
Җинаятьләр саны арткан
Узган атнадагы оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының полиция бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаятьләр турында 13 хәбәр теркәлгән. Сводкада – 3 мошенниклык, 1 талау, 2 наркотиклар сату, 7 урлашу очрагы.
23 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, шуларның 15е – шәһәрдә. Административ хокук бозулар өчен 240 кеше тоткарланган, шуларның 198е – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен. 3 машина йөртүче транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән.
Киңәшмәне район башлыгы Дмитрий Иванов дәвам итте. Ул мәдәни программа белән таныштырды. Шулай, 26 августта Чистайга фестивальгә байкерларның зур командасы килә. Чистайлылар өчен Шәһәр көне, Республика көне уңаеннан зур программа әзерләнгән.
– Шәһәр көнен бәйрәм итүгә зур әзерлек эшләре бара, – дип билгеләп үтте Дмитрий Алексеевич. – Шәһәрдә чаралар программасы белән афишалар ябыштырылган. Барыгызны да бәйрәм программасына чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев