Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дмитрий Иванов: «Районда бердәнбер рәсми матбугат чарасына ярдәм итәргә кирәк»

Чистай муниципалитетында узган атналык киңәшмәнең төп темалары — район газетасына язылу кампаниясе барышы, авыл хуҗалыгында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды.

Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Язылу кампаниясе тәмамлануга якынлаша

2024 елның беренче яртыеллыгына «Чистай хәбәрләре» һәм «Чистопольские известия» газеталарына язылу кампаниясе барышы турында «Татмедиа» АҖ филиалының баш мөхәррир урынбасары Гүзәл Гомәрова сөйләде. Матбугатка язылу вакыты ел ахырында тәмамланачак, дип билгеләп үтелде. Кампания узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән калыша.

Гүзәл Гомәрова билгеләп үткәнчә, ел саен язылу кампаниясе барышына депутатлар, меценатлар, бизнес-берләшмә вәкилләре ярдәм итә, өстәвенә, Чистай һәм Татарстаннан гына түгел, ә Россиядән дә.

Моннан тыш, шәһәрнең кайбер предприятиеләре һәм оешмалары район газетасына актив языла. Болар — мәгариф һәм социаль яклау идарәләре, салым инспекциясе, җылылык челтәре предприятиесе, Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты филиалы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, социаль фонд, шәһәр суды, сәнгать мәктәбе, дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы, «Гимнаст» спорт мәктәбе һәм башкалар. Әйтергә кирәк, редакциягә көн саен диярлек кешеләр үзләре тәкъдим иткән теге яки бу материалны бастырып чыгаруны, аларны борчыган сорауны күтәрүне сорап мөрәҗәгать итәләр, димәк, газетага ихтыяҗ бар. Чыгышын тәмамлап, Гүзәл Әхәт кызы чистайлыларны да газетага язылырга чакырды.

Узган атна терлекчеләр өчен авыр булды

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский хәбәр итте. Узган атна терлекчеләр өчен авыр булды, түбән температура тискәре йогынты ясады, әмма җитди, штаттан тыш хәлләргә юл куелмады. Фермаларда сөтнең кискен кимүе күзәтелмәде. Узган атнада 332 тонна сөт савылган, шуның 314 тоннасы якынча 9 миллион 400 меңгә сатылган. Бер сыерга уртача савым 117 килограмм тәшкил итә.

Терлекләрне үрчетү эше дәвам итә, бер атна эчендә 54 бозау туган. Туган бозаулар ике-өч көн эчендә бердәм идентификация системасына кертелә.

Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлек дәвам итә, ягъни техниканы ремонтлау бара. Бер атна эчендә 5 трактор, 16 чәчкеч, 10 культиватор һәм катнаш агрегат ремонтланган.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре киләсе елда чәчү өчен орлык фондын әзерләү буенча эшләр алып баралар.

Сводкада — сугыш кирәк-яракларын законсыз саклау

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча полиция бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә 5 җинаять турында хәбәр теркәлгән. Сводкада — 2шәр мошенниклык һәм урлашу, 1 сугыш кирәк-яракларын законсыз саклау очрагы. 19 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, бер машина йөртүче авария урыныннан качкан. Административ хокук бозулар өчен 217 кеше тоткарланган, шуларның 187се юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган. Транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан ике машина йөртүче тоткарланган.

Киңәшмә ахырында район башлыгы Дмитрий Иванов тагын бер тапкыр язылу кампаниясенең тәмамлануга якынлашуын билгеләп үтте һәм барысын да анда активрак катнашырга чакырды.

— Коллегалар, газетабызга язылырга, районда бердәнбер массакүләм мәгълүмат чарасына ярдәм итәргә кирәк, аңа ихтыяҗ бар, — дип ассызыклады Дмитрий Алексеевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев