Дмитрий Иванов мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлый
Хөрмәтле якташлар! Сезне ихлас күңелемнән Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм!
Мөселман халкының төп бәйрәмнәренең берсе Ураза гаете ул изге рамазан ае тәмамлануын хәбәр итә. Ураза бәйрәме ул барлык дин һәм милләт вәкилләрен берләштерүче кыйммәтләрне – рухи чистарыну, шәфкатьлелек һәм миһербанлылык кебек сыйфатларны үз эченә ала. Ул бездә якыннарың турында кайгырту, кешеләр хәленә керә белү, матур киләчәк хакына үз көчеңне кызганмау кебек сыйфатларны тәрбияли.
Чистай районының мөселман җәмгыяте районның социаль үсешенә һәм конфессияара дуслыкны ныгытуга зур өлеш кертә. Мөселман яшьләренең мөһим социаль инициативаны тормышка ашырып, җәмәгать тормышында катнашып, актив тормыш позициясе алып баруларын күрү нык сөендерә. Яшь буынны тәрбияләүдә һәм традицияләребезне саклауда мөхтәсибәт каршындагы аксакаллар шурасы зур роль уйный. Ул әхлакый идеалларны саклаучы булып та тора. Мин районда хөкем сөрүче ышаныч һәм уртак хөрмәт киләчәктә дә барлык конфессия вәкилләре арасында милләәтара килешүчәнлекнең ныклы нигезе булачагына ышанам.
Әлеге якты бәйрәм көннәрендә сезгә һәм гаиләләрегезгә җылылык, аңлашу, тынычлык һәм иминлек, мул тормыш телим. Өйләрегез шатлыктан балкып торсын, ә тормыш юлыгыз игелекле эшләр белән баетылсын. Ныклы сәламәтлек, бар нәрсәдә дә уңышлар юлдаш булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев