Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Дмитрий Иванов: «Милек һәм транспорт салымнары вакытында түләнергә тиеш»

Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәнең төп темалары — муниципаль районда «Беренчеләр хәрәкәте» үсеше, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды.

Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

«Беренчеләр хәрәкәте» үсеш ала

Муниципаль районда балаларның һәм яшьләрнең «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте үсеше турында җирле бүлекчә Советы рәисе Гүзәл Гатауллина сөйләде. Хәрәкәткә 2022 елда РФ Президенты Владимир Путин ярдәме белән нигез салынган. Аның төп бурычы — балалар бакчасыннан алып көллияткә яки югары уку йортына кадәр формалашу юлында бала өчен бердәм тәрбия һәм үсеш мохите булдыру.


Бүгенге көндә районда хәрәкәт турында мәгълүмат тарату, беренчел оешмалар булдыру, мәктәп укучыларын һәм студентларны хәрәкәткә җәлеп итү буенча эш алып барыла. Хәзер районда 32 беренчел бүлекчә эшли.

Мәктәпләр һәм көллиятләр белән беррәттән, хәрәкәт мәктәпкәчә белем бирү системасында да үсеш алачак. Чистайның 20нче номерлы балалар бакчасы мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар арасында хәрәкәтне үстерү буенча республика күләмендә 60 пилот бакчасы арасына керде.

Кишер, бөртеккә кукуруз җыю дәвам итә

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов хәбәр итте. Районда көнлек тулай савым 46 тонна тәшкил итә, сөт комбинатына һәм базарларга 40 тонна озатыла.

Район басуларында кишер, бөртеккә кукуруз җыю эшләре бара, туфракны туңга сөрү дәвам итә.

Хуҗалыклар техниканы ремонтлауга, аны кышкы саклауга куюга керештеләр.

Сводкада — талау

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча полиция бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә 8 җинаять турында хәбәр теркәлгән. Сводкада — талау, урлашу, мошенниклык очраклары. 6 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда 2 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. Административ хокук бозулар өчен 241 кеше тоткарланган, шул исәптән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен — 205 кеше. Транспорт чарасы руле артына исерек килеш 4 машина йөртүче утырган.

Салым түләргә вакыт

Ахырда район башлыгы Дмитрий Иванов салымнарны вакытында түләргә кирәклеген искәртте, халыкка салым хәбәрнамәләрен җиткерү эшен көчәйтергә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев