Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дмитрий Иванов: «Махсус хәрби операция зонасына уңышлы барып кайттык, йөкне илтеп тапшырдык»

Муниципалитетта узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – Чистай районы делегациясенең махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк белән баруы, Тимирясов исемендәге КИУ филиалының эшчәнлеге, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды.

Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Узган ел җиңүләргә һәм казанышларга бай булды

Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты Чистай филиалының 2022 елда эше турында директор Динара Җәләлова сөйләде. Университет бүгенге көндә Россиянең алдынгы инновацион фәнни-мәгариф комплексларының берсе булып тора. Югары уку йорты структурасында – көллият, югары белемнең барлык дәрәҗәләре, шул исәптән бакалавриат, магистратура һәм аспирантура юнәлешләре бар. Белгечләр әзерләү шәһәр һәм районның кадрларга ихтыяҗы белән тыгыз бәйләнештә алып барыла.

2022 ел филиал өчен фән, спорт, иҗтимагый эшчәнлек һәм иҗаттагы җиңүләргә һәм казанышларга бай була. Саллы казанышлар арасында – «Эколидер-2022» һәм «Яшь закон чыгаручы» конкурсларында җиңүләр.

Сөт җитештерүдә уңай динамика күзәтелә

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Узган атна нәтиҗәләре буенча 346 тонна сөт савылган. Аннан алдагы атна дәрәҗәсенә карата бераз уңай динамика күзәтелә. 329 тонна сөт сатылган. Уртача бәясе – 32 сум. Бер сыерга тәүлеклек уртача савым – 16,3 килограмм.

Терлекләрне үрчетү эше дәвам итә. Узган атнада 79 баш бозау туган.

Район хуҗалыкларында шулай ук мөгезле эре терлекләрне ачыклау, техниканы ремонтлау, орлык материалы әзерләү, минераль ашламалар сатып алу һәм туплау эшләре дәвам итә.

4 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган

Узган атнадагы оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаять турында 12 хәбәр теркәлгән. Сводкада – 5 урлашу, теракт турында белә торып ялган хәбәр, транспорт чарасы белән исерек килеш кабат идарә итү һәм административ күзәтчелекне бозуның 2шәр очрагы, мошенниклык, миграция законнарын бозу. 21 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда 1 кеше һәлак булган, 2се төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 252 кеше тоткарланган. Исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен – 4.

Административ хокук бозулар кылган барлыгы 293 кеше җаваплылыкка тартылган. Шул исәптән җәмәгать урынында исерек килеш күренгән өчен – 9, махсуслаштырылган хезмәтләрне белә торып ялган чакырган өчен – 5.

Гуманитар йөк илтеп тапшырылган

Утырыш ахырында Дмитрий Иванов Чистай делегациясенең гуманитар йөк белән махсус хәрби операция зонасына баруы турында сөйләде.

– Исән-сау барып кайттык, – дип хәбәр итте район башлыгы. – Йөкне илтеп тапшырдык. – Ир-егетләребез белән очраштык. Алар чистайлыларга зур рәхмәт белдерделәр.

Дмитрий Алексеевич транспорт белән тәэмин иткәне өчен «Бетар» фирмасына, гуманитар ярдәм туплаганнарның һәм Чистай хәрбиләренә ярдәм күрсәткәннәрнең барысына да рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев