Дмитрий Иванов Курск өлкәсендәге вакыйгалар турында: Чистай читтә калмаячак
Муниципалитетта узган чираттагы аппарат киңәшмәсенең төп темалары булып Чистай үзәк район дәваханәсе балалар поликлиникасының 2024 елның беренче яртыеллыгындагы эше һәм агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы торды.
Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.
Безнең балалар поликлиникасы республика буенча иң яхшы дип билгеләп үтелде
Чистай үзәк район дәваханәсе балалар поликлиникасының 2024 елның беренче яртыеллыгындагы эше турында баш табиб Ольга Гаврилова сөйләде. Район балаларын медицина белән тәэмин итүне дәвалау-профилактика учреждениеләре челтәре, шул исәптән көндезге стационары булган балалар поликлиникасы, педиатрия бүлеге, үзәк район дәваханәсенең тернәкләндерү бүлеге гамәлгә ашыра.
Балаларга медицина ярдәмен 20 табиб күрсәтә, шуларның 13е — участок педиатрлары. Табиблар белән тәэмин ителеш 45 процент тәшкил итә.
Поликлиникада барлык тар профильле белгечләр: офтальмолог, невролог, отоларинголог, балалар хирургы, уролог, гинеколог, психиатр, ортопед, психолог, логопед, нарколог эшли.
«Балалар сәламәтлеген саклауны үстерү» федераль проектының төп күрсәткечләреннән берсе — балалар үлемен киметү. Хисап чорында, 2022 һәм 2023 еллардагы кебек үк, әлеге күрсәткеч нульгә тигез.
2024 елның беренче яртыеллыгында туганнан башлап 14 яшькә кадәрге балаларның авыру күрсәткече 2022 һәм 2023 еллар күрсәткечләреннән югарырак.
Туганнан алып 14 яшькә кадәрге балаларның авыру структурасында сулыш органнары, ашкайнату органнары авырулары, имгәнүләр һәм агулану, сөяк-мускул системасы авырулары, шулай ук колак һәм башка авырулар алдынгы урыннарны били.
15 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар арасында авыру күрсәткече хисап чорында шулай ук 2022 һәм 2023 еллар күрсәткечләреннән югарырак.
15 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларның авыру структурасында сулыш органнары авырулары, имгәнүләр һәм агулану, сидек-җенес системасы авырулары, күз һәм сөяк-мускул системасы авырулары, ашкайнату органнары авырулары һәм башкалар өстенлек итә.
Поликлиникада балаларга медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максатында табиблар һәм кечкенә пациентларның ата-аналары арасында кире элемтә җайга салынган.
Чыгышны тыңлап, район башлыгы быел балалар поликлиникасының ел саен үткәрелә торган «Ак чәчәкләр — 2024» республика конкурсының «Беренчел звеноның иң яхшы командасы: балалар поликлиникалары» номинациясендә җиңүче булуын билгеләп үтте. Ул коллективны бу җиңү белән котлады, яшь буын чистайлыларның сәламәтлеген саклауда уңышлар теләде.
Игенчеләр уңыш җыялар һәм туфракны көзге культуралар өчен әзерлиләр
Агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов хәбәр итте. Узган атнада район кырларында 16 мең гектар мәйданда уңыш җыеп алынган, 55 мең тоннадан артык бөртек суктырылган, бер гектардан уртача уңыш 33 центнер тәшкил итә.
Яшелчә культуралары: бәрәңге, кишер, чөгендер һәм суган җыю дәвам итә.
Игенчеләр туфракны көзге культуралар өчен әзерлиләр, аларны чәчү киләсе атнада башланачак.
Хисап чорында район хуҗалыкларында 372 тонна сөт савып алынган. 353 тонна сатылган, сөтнең уртача бәясе — 30 сум 50 тиен.
Терлекләрне үрчетү эше дәвам итә, бер атна эчендә 41 бозау туган.
Курск өлкәсендә зыян күрүчеләргә акча җыю игълан ителде
Сүзен йомгаклап, район башлыгы Дмитрий Иванов чистайлыларны ВСУ хәрби агрессиясеннән зыян күргән Курск өлкәсендә яшәүчеләргә ярдәм итәргә чакырды.
— Дошманнар безнең территориягә үтеп керде, алар тыныч халык, яулап алынган территориядән читкә чыгарга теләүчеләрне каты җәзалыйлар. Чистайлылар бу бәла-казага дучар булган ватандашларына ярдәм итүдән читтә калмаслар дип уйлыйм, — диде Дмитрий Алексеевич.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев