Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дмитрий Иванов: «Кешеләр мошенникларның хәйләләренә эләкмәсен өчен, аңлату эшен мөмкин кадәр көчәйтергә кирәк»

Хакимияттә узган гадәткә кергән атналык киңәшмәнең көн тәртибе өч пункттан торды. Планерканың төп темалары – Эчке эшләр министрлыгының 2022 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре, авыл хуҗалыгы тармагында эшләрнең торышы һәм узган атнадагы оператив хәл булды. Киңәшмәне район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Иң элек Дмитрий Алексеевич район Советы аппараты җитәкчесе Равил Мәзгүтовка Чистай муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Равил Рафаэль улы намуслы хезмәте, актив иҗтимагый эше, югары һөнәри осталыгы һәм җирле үзидарә органнары үсешенә керткән өлеше өчен бүләкләнде.

 

Җинаятьләрнең гомуми ачылышы 66,3 процент тәшкил иткән

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы Олег Денисов ведомствоның 2022 елдагы оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, башка көч ведомстволарыннан коллегалары белән бергә шәһәр һәм район территориясендәге оператив хәлне контрольдә тоту, шул исәптән террорчылык һәм экстремизм гамәлләрен башкаруга юл куймау буенча өстәмә чаралар гамәлгә ашырыла. Хисап чорында 64 массакүләм чараны әзерләү һәм үткәрү вакытында иминлек тәэмин ителгән.

2022 елда җинаятьләр турында гаризалар һәм хәбәрләр, башка вакыйгалар турында мәгълүмат 4,6 процентка арткан. Шуларның авыр һәм аеруча авырларның саны кимегән, аларның күпчелеген урлашулар һәм наркотиклар белән бәйле җинаятьләр тәшкил итә. Олег Геннадьевич сүзләренә караганда, җинаятьләрнең гомуми ачылышы 66,3 процент тәшкил итә, бу республика күрсәткечләреннән күбрәк. Интернет җинаятьләр саны 236дан 322гә кадәр арткан. Доклад ясаучы проблеманың аеруча актуаль булуын ассызыклады. Шәһәр һәм район кешеләренә китерелгән зыян күләме арта. Киберһөҗүмнәрне кисәтү өчен хокук саклау органнарының да, хокук бозуларны кисәтүнең башка субъектларының да бергәләп эшләве кирәк.

 

Техниканың күп өлеше ремонтланган

Агросәнәгать тармагы предприятиеләре эше турында мәгълүматны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский тәкъдим итте. Ул узган атнада 329 тонна сөт савылганын, шуның 313е сатылганлыгын сөйләде. Хисап чорында 67 баш үрчем алынган. Шулай ук мөгезле эре терлекләрне идентификацияләү буенча эш алып барыла, бүгенге көндә бердәм системага 5 мең баштан артык терлек кертелгән. Хуҗалыкларда эш планнарын кабул итү буенча эш тәмамланган диярлек, чәчүлек мәйданнары узган ел дәрәҗәсендә саклана – бу 100 мең гектардан артык. Хуҗалыкларда минераль ашламалар туплау һәм техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү буенча эшләр алып барыла. Бүгенге көндә тракторларның 93 проценты, чәчү комплексларының 80 проценттан артыгы ремонтланган. Апрельнең беренче ункөнлегендә техниканың әзерлеген комиссия тарафыннан кабул итү планлаштырыла.

 

Юл-транспорт вакыйгалары саны арткан

Узган атна йомгаклары буенча оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы Олег Денисов сөйләде. Теркәлгән хәбәрләр һәм җинаятьләр турында гаризалар саны 50 процентка кимегән һәм 8 очрак тәшкил иткән. Сводкада – мошенниклык, талау һәм урлашулар.

Шәһәр һәм район юлларында 26 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, бу узган атнага караганда күбрәк. Административ җаваплылыкка 243 кеше тартылган, шуларның 201е – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, шул исәптән исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә иткән 3 машина йөртүче.

Кешеләргә мошенниклык схемалары турында аңлатырга кирәк

Киңәшмәне тәмамлап, район башлыгы Дмитрий Иванов бирегә җыелганнарның игътибарын мошенниклык очракларының артуына юнәлтте.

– Ни кызганыч, мошенниклык очраклары арта бара. Аферистларга ышанып, кешеләр зур суммаларны югалталар. Күпләр җинаятьчеләргә акча күчерер өчен кредитлар алалар, яки алдау юлы белән мошенниклар аларны үз корбаннары исеменә рәсмиләштерәләр. Аннары, гадәттә, зыян күрүче бу кредитларны үзе кире кайтарырга мәҗбүр була. Банк вәкилләренә мөрәҗәгать итәм, клиентлар белән актив аңлату эше алып барырга кирәк. Барлык предприятие һәм оешма җитәкчеләренә дә шундый ук үтенеч.

Коллективларыгыз белән сөйләшегез, уяу булсыннар һәм таныш булмаган кешеләргә ышанмасыннар! Өлкән буын вәкилләре белән аралашу өчен аңлату эшенә волонтерларны да җәлеп итү кирәк дип саныйм, – дип ассызыклады Дмитрий Алексеевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев