Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дмитрий Иванов: «Кардан чистарту техникасы тәүлек әйләнәсе эшләргә тиеш»

Муниципалитетта узган чираттагы аппарат киңәшмәсенең төп темалары — шәһәр һәм район урамнарын кардан чистарту, ДОСААФ техник мәктәбе эшчәнлеге, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды.

Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

500дән артык техник һөнәр белгечләре әзерлиләр

ДОСААФ техник мәктәбе эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Әсхәт Дәүләтшин хәбәр итте. Армиягә, авиациягә һәм флотка ярдәм итү ирекле җәмгыяте бүгенге көндә гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү буенча дәүләт тарафыннан йөкләнгән бурычларны үти. Хәрби-учет белгечләре әзерләү буенча йөкләмә кысаларында хисап чорында 215 кеше әзерләнгән. Ел саен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты билгеләгән йөкләмәләр планы өзеклекләрсез 100 һәм аннан да күбрәк процентка үтәлә.
Хәрби-учет белгечлекләре буенча курсантлар әзерләү белән беррәттән, автомәктәп 500дән артык техник һөнәр белгече әзерли, шул исәптән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юнәлеше буенча да.

Автомәктәп республика ДОСААФы белән берлектә, Луганск һәм Донецк халык республикаларына гуманитар ярдәм җыюда һәм илтеп бирүдә берничә тапкыр катнашкан, аерым алганда, автомәктәп хезмәткәрләре хәрби техниканы Лисичанск шәһәренә илткәннәр.

Сөт җитештерүдә уңай динамика күзәтелә

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский хәбәр итте. Узган атнада район хуҗалыкларында 362 тонна сөт савылган, 14,5 миллион сумлык 325 тонна сатылган. Кайбер хуҗалыкларда уңай динамика күзәтелә.

Мөгезле эре терлек үрчетү эше дәвам итә, бер атнада районда 68 бозау туган.

Узган атнада хуҗалыклар техниканы кышкы саклауга куюны төгәлләделәр һәм аны ремонтлауга керештеләр.

Юл-транспорт вакыйгалары саны арткан

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге полиция начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаятьләр турында 3 хәбәр теркәлгән. Сводкада — мошенниклык, транспорт чарасы белән исерек хәлдә кабат идарә итү очраклары.

Юл-транспорт вакыйгалары саны арткан һәм 37 очрак тәшкил иткән, нәтиҗәдә 3 кеше зыян күргән.

Барлыгы административ хокук бозулар өчен 162 кеше җаваплылыкка тартылган, шул исәптән юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен — 150. Транспорт чарасын исерек килеш йөрткән өчен 2 машина йөртүче тоткарланган.

Кар белән көрәштә халык та ярдәм итә ала

Район башлыгы Дмитрий Иванов җыелганнарның игътибарын шәһәр урамнарыннан кар чистарту темасына юнәлтте.

— Өченче көн инде кар ява, кыска вакыт эчендә айлык норма яуды, — диде ул. — Коммуналь предприятиеләрдә булган барлык техника тәүлек әйләнәсе эшләргә тиеш. Шәһәрнең үзәк урамнары, тротуарлар, шәхси сектор мөмкин кадәр чистартылырга тиеш.

Моннан тыш, Дмитрий Алексеевич предприятие һәм учреждениеләр җитәкчеләрен һәм коллективларын, барлык чистайлыларны битараф калмаска һәм карга каршы көрәштә көчләреннән килгәнчә ярдәм итәргә чакырды.

— Һәркем үз оешмасы янындагы тротуарда, күпфатирлы йорт ишегалдында, үзе яшәгән шәхси йорт янында карны чистартып ярдәм итә ала, — дип мөрәҗәгать итте район башлыгы чистайлыларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев