Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дмитрий Иванов Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы ветеранын котлады

Дмитрий Алексеевич Бөек Ватан сугышы ветераны Нәкыйп Мөбарәкша улы Хәйруллин янына барды. Башлык ветеранны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады, бүләк һәм котлау открыткасы тапшырды, шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан котлаулар тапшырды.

– Без сезгә тыныч һәм ирекле илдә яшәү мөмкинлеге биргәнегез өчен рәхмәт белдерәбез. Якынлашып килүче Җиңү көне белән котлыйм, сезгә ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге телим, – диде Дмитрий Алексеевич, Нәкыйп Мөбарәкша улына мөрәҗәгать итеп. – Һәрвакыт бүгенгедәй шат күңелле, актив, эчкерсез кеше булып калыгыз.

Ветеран кунакларны яхшы кәеф һәм ачык йөз белән каршы алды. Хәер, Нәкыйп Мөбарәкша улы һәрвакыт шундый. Олы яшьтә булуына һәм февральдә фронтовикка 99 яшь тулуына карамастан, ул әле үз көчендә.

Каргалы авылында туган Нәкыйп Хәйруллинны 1942 елда 18 яшендә армиягә алалар. Ул хәрби җәяүлеләр училищесына укырга керә, аны тәмамлагач, фронтка китә.

Нәкыйп Мөбарәкша улы Смоленск янындагы сугышларда катнаша, 1943 елда Берлинга, Рейхстаг диварларына кадәр барып җитә, анда Җиңү көнен каршы ала. Аны 1946 елның августында демобилизациялиләр.

Нәкыйп Хәйруллин сугышта ике тапкыр яралана. 75 елдан артык ветеран күкрәгендә пуля кыйпылчыгы белән яши, ул үзен онытырга ирек бирми. Фронтовик өч II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Аның башка медальләре дә күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев