Дмитрий Иванов «Игелек агачы» хәйрия акциясенә кушылырга чакырды
Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов муниципалитетта атналык киңәшмә үткәрде. Фикер алышуның төп темалары шәһәр урамнарын яктырту буенча хезмәт күрсәтү, авыл хуҗалыгында эшләрнең барышы, оператив хәл һәм язылу кампаниясе булды.
Шәһәрлеләрдән 632 гариза кергән: шәһәрдә урамнарны яктыртуны ничек яхшырталар
«ГорСтройМонтаж-Инжиниринг» предприятиесе директоры Александр Ильин оешманың 2024 елдагы һәм 2025 елның беренче кварталындагы эше турында мәгълүмат бирде.
Компания шәһәрдә урамнарны яктырту буенча хезмәт күрсәтә. Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, узган ел шәһәр халкыннан урамнарны яктырту мәсьәләләре буенча 632 гариза кергән, агымдагы елның 1нче кварталында — 141.
Шәһәрдә яктырту системасын яхшырту буенча актив эш алып барыла. 2024 елда 395 тышкы яктырту лампасы алыштырылган. Шулай ук шәһәрнең билгеле бер участокларында урам фонарьларыннан яктылыкны томалаган, караңгы зоналар булдырган һәм яктылык дәрәҗәсен киметкән 66 агачның ботакларын кисү эшләре башкарылган. 495 светодиодлы яктырткыч, урам яктырткычларының 12 тимер-бетон терәге алыштырылган һәм куелган, 5 мең метрдан артык изоляцияләнгән чыбык салынган. Быел да планлаштырылган берникадәр эш башкарылган.
Александр Михайлович сүзләренә караганда, соңгы айларда Мебель фабрикасы микрорайонындагы яңа урамнарда яктырту булмау сәбәпле, чистайлылардан күпсанлы гаризалар керә. Ул билгеләп үткәнчә, моңа бәйле рәвештә изоляцияләнгән чыбык сузу, яңа яктырткычлар урнаштыру һәм тоташтыру чараларын планлаштырырга кирәк.
Бер атна эчендә — 8 җинаять
Узган атнадагы оператив хәлгә анализны Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов тәкъдим итте.
8 җинаять теркәлгән. Сводкада: өч мошенниклык, ике урлашу, транспорт чарасын исерек хәлдә йөрткән өчен административ җәзага тартылган зат тарафыннан ике кагыйдә бозу, бер кыйнау очрагы. Шәһәр һәм район юлларында 15 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, зыян күрүчеләр юк. 127 кеше административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 106сы — юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен. 3 исерек машина йөртүче тоткарланган.
Яңгыр игенчеләргә файдага гына
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский районда язгы кыр эшләренең барышы турында хәбәр итте.
Хуҗалыкларда уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру бара — бүгенге көнгә бу эшләр 19 мең гектардан артык мәйданда (фаразлаудан 76%) башкарылган.
Бу атнада 10 миллиметрдан артык явым-төшем яуган, бу туфракка кертелгән ашламаларны яхшырак эретергә һәм аларның нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә.
Дымны каплауга аерым игътибар бирелә — моның өчен 60тан артык тырмалау агрегаты җәлеп ителгән. Көзге культуралар, күпьеллык үләннәр һәм туңга сөрелгән җирләрне дә кертеп, 17 мең гектарга якын мәйдан эшкәртелгән.
Хуҗалыкларда орлык материалы белән тәэмин ителеш 115 проценттан артык тәшкил итә, бүгенге көндә аны чәчүгә әзерләү эшләре бара.
Бер атнада 375 тонна сөт савылган, шуның 356 тоннасы сатылган.
Район башлыгы йомгак ясады һәм бурычлар билгеләде
Эшлекле киңәшмә азагында муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов якын киләчәккә төп бурычларны билгеләде. Төзекләндерү мәсьәләләренә аерым басым ясалды. Ул оешма җитәкчеләренә янәшәдәге территорияләрне генә түгел, биналарның фасадларын да тәртипкә китерергә кушты.
Дмитрий Алексеевич шулай ук 2025 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясендә катнашуның мөһимлегенә дә игътибар юнәлтте. Хәзер ул актив фазада һәм район башлыгы хезмәттәшләрен «Игелек агачы» хәйрия акциясенә ярдәм итәргә чакырды.
— Акция кысаларында социаль учреждениеләргә, аз керемле гаиләләргә һәм башка мохтаҗларга бүләккә вакытлы матбугатка язылырга мөмкин. Читтә калмавыгызны һәм акциягә кушылуыгызны, шул исәптән безнең «Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») район газеталарына язылуны рәсмиләштерүегезне сорыйм, — дип ассызыклады Дмитрий Иванов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев