Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дмитрий Иванов: «Яхшы хезмәт хакы булган сәнәгать предприятиеләренә меңнән артык кеше кирәк»

Муниципалитетта узган чираттагы аппарат киңәшмәсенең төп темалары — «Ак Кремль» сыра кайнату заводы эше, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды.

Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Җитештерү күләмнәрен арттыру планлаштырыла

«Ак Кремль» сыра кайнату заводы эше турында аның директоры Антон Березов сөйләде. Антон Леонидович хәбәр иткәнчә, агымдагы елда заводта җитештерү күләме буенча артым узган елга карата 21 процент булыр дип планлаштырыла, бу төбәккә түләнә торган акциз суммасына сизелерлек йогынты ясаячак, бюджетка керемнәрне сизелерлек арттырачак. Предприятиедә беренче яртыеллык үз планын 6,7 процентка арттырып тәмамланган. Үсеш локаль һәм федераль базарлар хисабына бара, дип билгеләп үтелде.


Хәзерге вакытта предприятие дучар булган төп авырлыклар арасында — кадрлар белән тәэмин ителешкә бәйле кайбер проблемалар. Алар, аерым алганда, башка төбәкләрдән эшчеләр җәлеп итү юлы белән хәл ителә.

Игенчеләр бөртекле культуралар суктыруга һәм бәрәңге алуга керештеләр

Агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский хәбәр итте. Бер атна эчендә район хуҗалыкларында 372 тонна сөт савылган. Моннан алдагы атна дәрәҗәсенә карата уңай динамика күзәтелә. 11 миллион сумга якын суммага 353 тонна сатылган. Сөтнең уртача бәясе 30 сум 90 тиен тәшкил иткән.


Терлекләрне үрчетү эше дәвам итә, бер атнада 12 бозау туган.

Терлек азыгы әзерләүнең иң кызу чоры бара. Район буенча бер шартлы терлеккә 25,4 центнер азык берәмлеге әзерләнгән, бу планның 64 процентын тәшкил итә. Шул исәптән сенаж ихтыяҗның 90 проценты — 40 мең тоннадан артык, печән — ихтыяҗның 100 процентыннан артыграк — 6 мең 100 тоннадан артык әзерләнгән.
Узган атнада «Чистай» агрофирмасында көзге бөртекле культуралар суктыруга, бәрәңгенең иртә өлгерә торган сортларын алуга керештеләр.
Район хуҗалыклары уҗым культуралары чәчү өчен туфрак әзерли башладылар.

3 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча полиция бүлегенең начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаятьләр турында 5 хәбәр теркәлгән. Сводкада — мошенниклык, 2 урлашу, наркотик сату һәм компьютер мәгълүматына хокуксыз ия булуның берәр очрагы.

20 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда 4 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен — 158 кеше, транспорт чарасын исерек килеш йөрткән өчен 3 машина йөртүче тоткарланган.

Район икътисады җитди үсеш күрсәтә

Район башлыгы Дмитрий Иванов сүзен йомгаклап, шушы көннәрдә республика җитәкчелеге алдында хисап тотуы турында сөйләде.

— Чистай районы ел саен икътисадта зур үсеш күрсәтә, — дип билгеләп үтте ул. — Агымдагы елның биш аенда сәнәгать җитештерүе индексы 143 процент тәшкил итте. Бу республикада иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Бүген Чистайда 10га якын предприятие бюджет булдыручы булып тора. Район икътисады җитди үсеш күрсәтә. Шул ук вакытта эшче көч җитми, яхшы хезмәт хакы булган сәнәгать предприятиеләренә меңнән артык кеше таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев