Дмитрий Иванов: «Янгын чыгу куркынычы булган чорда һәркемгә игътибарлы булырга кирәк»
Муниципалитетта узган атналык киңәшмәнең төп темалары — 8нче номерлы ТҖС эшчәнлеге, агросәнәгать тармагында эшләрнең торышы һәм оператив хәл булды. Планерканы муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.
Микрорайонда даими рәвештә төрле чаралар үткәрелә
8нче номерлы «Кирпеч заводы» ТҖС эше турында аның җитәкчесе Ислям Миңнегулов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, микрорайонда бәйрәм даталарына багышланган төрле чаралар үткәрелә. Ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында 6нчы номерлы мәктәпнең беренче сыйныф укучылары һәм микрорайонда яшәүче аз керемле гаиләләрдән балалар канцелярия кирәк-яраклары, букчалар белән тәэмин ителә. Бу эштә иганәчеләр, предприятие җитәкчеләре, депутатлар, битараф булмаган чистайлылар ярдәм итә. Шулай ук даими рәвештә өмәләр һәм башка экологик чаралар үткәрелә, шул исәптән «Аксакал» чишмәсе территориясен чистарту, анда укучылар да, җирле предприятиеләр коллективлары да катнаша. Микрорайон кешеләре махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларга гуманитар ярдәм җыюда да актив катнашалар.
Район хуҗалыкларында печән буенча ихтыяҗ капланган
Агросәнәгать секторы предприятиеләре эше турында мәгълүматны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский тәкъдим итте. Ул ассызыклаганча, терлекләргә тискәре йогынты ясаучы эссе һава торышына карамастан, сөт җитештерүне алдагы атна дәрәҗәсендә саклап калу мөмкин булган. 340 тонна сөт савылган, шуның 325 тоннасы сатылган.
Терлекләрне уңышлы кышлату өчен азык әзерләү дәвам итә. Сенаж буенча ихтыяҗ 40 процентка капланган — 16 мең тонна әзерләнгән, печән буенча — тулысынча, 5 450 тонна әзерләнгән. Тулаем район буенча бер баш шартлы терлеккә 13,2 центнер азык берәмлеге әзерләнгән, эш дәвам итә.
Республикада 6 район урып-җыю эшенә керешкән. Быел безнең районда 50 меңнән артык бөртекле һәм кузаклы, 23 меңнән артык майлы культуралар, зур мәйданда бәрәңге һәм башка яшелчәләр җыеп алырга туры киләчәк. Белгечләр көн саен кырларның торышына мониторинг үткәрәләр, уҗым культуралары өлгерү стадиясенә якынлаша. Бөртеклеләр өлгереп җиткәч, урып-җыю кампаниясе башланачак. Шулай ук Александр Ромадановский Татарстанда корылык буенча гадәттән тыш хәл игълан ителүгә бәйле рәвештә, районда эшче төркем оештырылуын билгеләп үтте.
Юл-транспорт һәлакәте урыныннан 4 машина йөртүче качкан
Узган атнадагы оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районындагы бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Хисап чорында мошенниклык һәм урлашулар турында 8 хәбәр теркәлгән. Шәһәр һәм район юлларында 16 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, аларда 2 кеше имгәнүләр алган, авария урыныннан 4 машина йөртүче качкан. Административ җаваплылыкка 282 хокук бозучы тартылган, аларның күпчелеге — 231 — юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган. Алар арасында транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итүче 7 шофер да бар.
Яңа предприятиеләр ачу планлаштырыла
Киңәшмәгә йомгак ясап, Дмитрий Иванов барысына да нәтиҗәле эш атнасы теләде һәм узган атнаның эчтәлекле булуын билгеләп үтте.
— Шимбә көнне республика Рәисе белән узган киңәшмәдә безнең район командасы югары бәя алды. Бездә җитештерүдә яхшы күрсәткечләр бар, предприятиеләр үсә. Яңалары ачылуга әзерләнә. Әмма шуны да билгеләп үтәсем килә: производствода кадрлар кытлыгы сизелә, кешеләр җитми, бу мәсьәләне хәл итү юлларын эзләргә кирәк, — диде Дмитрий Алексеевич.
Шулай ук ул барлык чистайлыларны янгын чыгу куркынычы чоры һәм су коену сезоны башлану сәбәпле, игътибарлы һәм уяу булырга, иминлек чараларын бозмаска чакырды. Җаваплы хезмәтләргә һәм ведомстволарга кисәтү эшен көчәйтергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев