Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дмитрий Иванов: «Чисталык атнасы үткәрергә тәкъдим итәм»

Муниципалитетта узган чираттагы аппарат киңәшмәсенең төп темалары — «Форпост» җәмәгатьчелек тәртибен тәэмин итү буенча яшьләр (студентлар) берләшмәләре үзәге эшчәнлеге, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды.

Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Яшьләр җәмәгать тәртибен саклауда ярдәм күрсәтә
«Форпост» җәмәгать тәртибен тәэмин итү буенча яшьләр (студентлар) берләшмәләре үзәгенең агымдагы елдагы эшчәнлеге турында җитәкче Жасмена Саутина сөйләде. «Форпост» яшьләр патриотик хәрәкәте бүген — 16 яшьтән 21 яшькә кадәрге яшьләр, аларга муниципаль районның урта һөнәри уку йортларында укучы егетләр һәм кызлар керә.


Форпостчылар профилактик чараларда, аерым алганда, халыкны наркотиклаштыруны, кибермошенниклыкны, яшүсмерләрне деструктив берләшмәләргә җәлеп итүне булдырмауда, ришвәтчелекккә каршы аң формалаштыруда актив катнашалар.

«Форпост» яшьләр патриотик хәрәкәте активистлары хокук саклау органнарына массакүләм чаралар үткәргәндә, мәсәлән, Яшьләр көнендә, Шәһәр көнендә, «Ике Кремль» мото-фестивалендә, «Рок-берега» рок-фестивалендә җәмәгать тәртибен саклауда ярдәм күрсәттеләр. Моның өчен авыл хуҗалыгы техникумы, медицина училищесы, КИУ студентлары актив җәлеп ителде.

Техниканы ремонтлау һәм кышкы саклауга кую бара

Агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов хәбәр итте. Районда һәр көнне югары сортлы 56 тонна сөт сатыла. Сөтнең уртача бәясе бер литрга 34 сум тәшкил итә.


Бүгенге көндә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 8 мең 257 баш терлек исәпләнә, бу узган елга карата — 100 процент, шул исәптән сыерлар саны 2 мең 900 баш, бу узган елга карата 95 процент тәшкил итә.
Соңгы культуралар җыелган кырларда туңга сөрү дәвам итә.

Хуҗалыкларда техниканы ремонтлыйлар һәм кышкы саклауга куялар.

Сводкада — 4 мошенниклык очрагы

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге полиция начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаятьләр турында 9 хәбәр теркәлгән. Сводкада — 4 мошенниклык очрагы, урлашулар.


22 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан.

Барлыгы административ хокук бозулар кылган 162 кеше җаваплылыкка тартылган, шул исәптән юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен — 146. Транспорт чарасын исерек килеш йөрткән өчен 4 машина йөртүче тоткарланган.

Әйләнә-тирәдә тәртип урнаштырырга кирәк

Сүзен йомгаклап, район башлыгы Дмитрий Иванов чистайлыларны, һава шартлары мөмкинлек биргәндә, әйләнә-тирәдәге территорияләрне тәртипкә китерергә, коелган яфракларны җыярга чакырды.

— Чисталык атнасы үткәрергә тәкъдим итәм, — диде Дмитрий Алексеевич.

Быел яз һәм җәй көннәрендә төзекләндерү һәм чистарту буенча зур эш башкарылды. Шәһәрнең киләчәктә дә чиста булуын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев