Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дмитрий Иванов: «Чистайлыларны Сабантуйга чакырабыз!»

Район хакимияте бинасында узган атналык киңәшмәнең төп темалары – Боз спорт сарае эшчәнлеге нәтиҗәләре, агросәнәгать тармагындагы эшләрнең торышы һәм оператив хәл булды. Планерканы муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Тәрбияләнүчеләр саны арткан

Боз спорт сараеның 2022 елдагы эш нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат белән аның директоры Антон Данилов таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, план нигезендә спорт мәктәбендә хоккей буенча 20 төркем һәм тимераякта фигуралы шуу буенча 5 төркем оештырылган. Тәрбияләнүчеләрнең гомуми саны 386 кеше тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда, 46 балага күбрәк. Арту балаларны актив туплау хисабына булган: дәресләргә шәһәрнең өч балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, шулай ук дүрт гомуми белем бирү оешмасы җәлеп ителгән. Балаларны тренировкаларга йөртү мәктәп автобусында башкарыла. Тренерлар составы яңартылган һәм тулыландырылган. Учреждениедә барлыгы 7 тренер эшли. Спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр төрле дәрәҗәдәге ярышларда актив һәм уңышлы катнашалар.

Хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү бара

Агросәнәгать секторы предприятиеләре эше турындагы мәгълүмат белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов чыкты. Ул узган атнада районда 334 тонна сөт җитештерелгәнен, шуның 317 тоннасы сатылганлыгын сөйләде. Шулай ук хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләрне идентификацияләү үткәрелә, эшләр 99 процентка башкарылган.

Терлек азыгы әзерләү, үсемлекләрне саклау эше дәвам итә. 88 мең гектар мәйданда чәчүлекләр корткычларга, авыруларга һәм чүп үләннәргә каршы эшкәртелгән. Шулай ук яфракны һәм тамырны тукландыру алып барыла.

224 хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган

Узган атнадагы оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районындагы бүлек начальнигы урынбасары – полиция начальнигы Сергей Атуров хәбәр итте. Ул хәбәр иткәнчә, теркәлгән хәбәрләр һәм җинаятьләр турында 6 гариза теркәлгән, шуларның 3се мошенниклык турында. Шулай ук сводкада наркотиклар тартып алу, башбаштаклык һәм торакка законсыз үтеп керү очрагы. Элек кылынган 2 җинаять ачылган.
Шәһәр һәм район юлларында 18 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда 2 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. 1 машина йөртүче авария урыныннан качып киткән. Административ җаваплылыкка 224 хокук бозучы тартылган, шуларның 171е юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, ике машина йөртүче транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән.

«Барыгызны да Сабантуйга чакырабыз!»

Киңәшмәгә йомгак ясап, Дмитрий Иванов барысына да уңышлы атна теләде һәм булачак бәйрәмнәргә чакырды.

– 10 июньдә шәһәрдә Сабантуй узачак, ул, гадәттәгечә, ипподромда ат чабышларыннан башланачак һәм үзәк стадионда дәвам итәчәк. Барыгызны да бәйрәмгә чакырабыз! Шулай ук чистайлыларны Россия Герое Игорь Грудновка һәйкәл ачу тантанасына көтәбез. Ул 12 июньдә, 11 сәгатьтә булачак, – дип йомгак ясады муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев