Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дмитрий Иванов чистайлыларны, мошенниклар корбаны булмас өчен, уяулыкны югалтмаска чакырды

Муниципалитетта узган атналык киңәшмәдә район башлыгы предприятие һәм оешма җитәкчеләренә коллективларда аңлату әңгәмәләрен ешрак үткәрүләрен сорап мөрәҗәгать итте.

Чистай районы ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының эшчәнлеге, агросәнәгать тармагындагы эшләрнең барышы, оператив вәзгыять, мошенникларга каршы тору, язылу кампаниясе муниципалитетта узган атналык киңәшмәнең төп темалары булды. Киңәшмәне район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Өлкән буын чараларда актив катнаша

Чистай районы ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасы эше турындагы мәгълүматны аның рәисе Татьяна Тихонова җиткерде. Ул билгеләп үткәнчә, шәһәр һәм район пенсионерлары төрле чараларда актив катнашалар, шул исәптән республика күләмендә дә, аларда даими рәвештә призлы урыннар яулыйлар. Җирле ветераннар оешмасы үзе дә фестивальләр, конкурслар, спорт ярышларын оештыручы булып тора, анда өлкән буын кешеләре рәхәтләнеп катнашалар, яшьләрне дә җәлеп итәләр. Татьяна Николаевна сүзләренә караганда, иҗтимагый оешмада сугыш ветераннарына аерым игътибар күрсәтелә. 3 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, шәһәрдә һәм районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 6 кеше, блокадалы Ленинградта яшәгән бер хатын-кыз, 3 элеккеге балигъ булмаган концлагерь тоткыны яши. Ветераннар советы әгъзалары алар янына даими барып йөриләр һәм бәйрәмнәргә бүләкләр бирәләр. Иҗтимагый оешма активистлары тыл хезмәтчәннәрен дә игътибарсыз калдырмыйлар, алар районда 246 кеше. Татьяна Тихонова шулай ук Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында уздырылган һәм якын көннәргә планлаштырылган чаралар турында сөйләде.

Район өчен рекордлы соя уңышы җыеп алынды

Агросәнәгать комплексы предприятиеләренең эше турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, узган атна игенчеләр өчен уңышлы булды, зур күләмдә эш башкарылды.
Хәзер кырларда көнбагыш җыю эшләре бара, фаразланган мәйданның 70 проценты җыеп алынган, 8 590 тонна суктырылган, уңдырышлылык һәр гектардан 19 центнер тәшкил итә.

Соя җыю төгәлләнде. Чистай районы тарихында быелгы кебек тулай җыем булганы юк. 3,5 мең гектардан якын мәйданнан 9 мең тоннага якын соя җыеп алынган. Уртача уңыш һәр гектардан 25 центнер тәшкил итә, бу соя өчен бик яхшы күрсәткеч.

Хуҗалыклар шулай ук рапс урып-җыюны да төгәлләделәр. 26 мең тоннадан артык суктырылган, уртача уңдырышлылык һәр гектардан 23 центнерга якын тәшкил итә. Күрсәткеч яхшы. Көнбагыш җыю эшләрен төгәллисе бар әле.

Яшелчә: бәрәңге, кишер, аш чөгендере алу дәвам итә. Хуҗалыкларда бер үк вакытта туфрак эшкәртү эшләре алып барыла.
Узган атнада 370 тонна сөт савылган, 351 тонна сатылган.

4 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган

Узган атнадагы оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Хисап чорында җинаятьләр турында 8 хәбәр теркәлгән. Сводкада – наркотиклар тартып алу, дистанцион мошенниклык, банк картасыннан урлау һәм башкалар.
Шәһәр һәм район юлларында 21 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда 4 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. 193 кеше административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 168е – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, 4 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган.

«Коллективларда аңлату әңгәмәләре үткәрегез»

Киңәшмә азагында Дмитрий Иванов җитәкчеләргә коллективларда мошенниклык темасына аңлату әңгәмәләре уздыру кирәклегенә басым ясады.

– Ни кызганыч, интернет мошенниклык очраклары кимеми. Аферистлар алдауның яңа ысулларын уйлап табалар, ә кешеләр аларның кармагына эләгәләр: акча югалталар, зур кредитлар рәсмиләштерәләр. Шул ук мошенникларның акчаны кире кайтарырга вәгъдә итеп, аларны җинаятькә этәргән очраклар да еш була. Хөрмәтле җитәкчеләр! Кешеләрнең мөмкин кадәр уяу булулары, бу мәгълүматны якыннарына: өлкәннәргә, балаларга һәм башка туганнарына җиткерүләре турында коллективларда аңлату эшләре үткәрүегезне сорыйм, – дип мөрәҗәгать итте Дмитрий Алексеевич.

Муниципаль район башлыгы шулай ук 2025 елның I яртыеллыгына матбугатка язылу ункөнлеге узуын искә төшерде.

– Газета-журналларга, шул исәптән «Чистай хәбәрләре»нә дә язылыгыз һәм өлкән яшьтәге туганнарыгызны яздырыгыз. Алар, нигездә, шәһәр һәм райондагы вакыйгаларны газеталардан укып беләләр, – диде муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев