Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дмитрий Иванов: «Чистайлыларны бергәләп Шәһәр көнен бәйрәм итәргә чакырам»

Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәсенең төп темалары – Чистай районында халыкка социаль ярдәм чаралары күрсәтү буенча клиент хезмәте эшчәнлеге, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды. Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Районда пенсиянең уртача күләме – 18 мең сум

Халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча клиент хезмәтенең эшчәнлеге турында җитәкче Надежда Сергеева хәбәр итте. 2023 ел пенсия һәм социаль иминият фондларын берләштерү өчен старт елы булды, ул уңышлы үтте. Чистайлылар бернинди уңайсызлыклар һәм авырлыклар сизмәделәр, ә бу берләштергән вакытта төп бурычларның берсе була.

Чистай районында 24 103 пенсионер яши, шуларның 19 822се (82,2 проценты) – яшь буенча пенсионерлар. Безнең районда пенсиянең уртача күләме 18 369, 71 сум тәшкил итә.

Клиент хезмәтендә 2 771 иминиятче исәптә тора һәм аларга белгечләр тарафыннан хезмәт күрсәтелә.

Клиент хезмәте белгечләре эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып гражданнарның шәхси счетында пенсия хокуклары турында мәгълүматларның тулылыгын һәм дөреслеген тәэмин итү тора.

Моны алдан эшләү пенсия процессының башлангыч этабы булып тора, аның максаты – иминиятләнгән кешенең шәхси счетында чагылдырылган мәгълүматларның тулылыгы һәм дөреслеге, бу гражданинга пенсиянең фаразланган күләме турында алга таба инициативалы мәгълүмат бирү мөмкинлеге бирә.

Сөтне сатып алу бәясе арткан

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский хәбәр итте. Район кырларында уңыш җыю дәвам итә. Гомуми планның 94 проценты җыеп алынган. 123 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш һәр гектардан 26 центнер.

Тагын 530 гектарда сабан бодае, 2667 гектарда карабодай, 2502 гектарда бөртеккә кукуруз, шулай ук 6112 гектарда көнбагыш, 1900 гектарда җитен, 502 гектарда соя, 1121 гектарда горчица җыеп алырга кирәк.

96 гектарда бәрәңге җыеп алынган, бу планлаштырылганның 14 процентын тәшкил итә. 3 406 тонна бәрәңге казып алынган. Уңыш һәр гектардан 354 центнер. Нәтиҗә шуны күрсәтә: бәрәңге мәйданын сугарганда 2 тапкырга күбрәк уңыш алып була.

Бер атна эчендә район хуҗалыкларында 336 тонна сөт савылган. 7,5 миллион сумнан артык суммага 319 тонна сатылган. Сатып алу бәяләренең узган атна дәрәҗәсенә 2,5 сумга күтәрелүе күзәтелә.

5 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча полиция бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаятьләр турында 10 хәбәр теркәлгән. Сводкада – урлашулар, мошенниклык очраклары.

16 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда 3 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 222 кеше тоткарланган.

Транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен – 5. Административ хокук бозган өчен 282 кеше җәза алачак.

Чистайлылар Скарятин бакчасына Шәһәр көнен бәйрәм итәргә чакырыла

Утырыш ахырында Дмитрий Иванов чистайлыларны якынлашып килүче Республика һәм Шәһәр көннәре белән котлады, аларны 30 августта, 17 сәгатьтә, Скарятин бакчасына бәйрәмгә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев