Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дмитрий Иванов чистайлыларга яңа җитәкчеләрне тәкъдим итте

Муниципалитетта узган чираттагы аппарат киңәшмәсенең төп темалары — муниципаль районда грант социаль проектларны гамәлгә ашыру, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды.

Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Киңәшмә башында Дмитрий Алексеевич җыелучыларга яңа җитәкчеләрне тәкъдим итте. 19 ноябрьдән «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар интернат-йортының директоры итеп Дмитрий Басанов; 20 ноябрьдән район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе итеп Ольга Трофимова билгеләнде.

Безнең район — уңышлы гамәлгә ашырылган грантлар саны буенча алдынгылар рәтендә

Чистай районында грант социаль проектларны гамәлгә ашыру турында «Бердәмлек» коммерцияви булмаган оешмаларга ярдәм итү муниципальара ресурс үзәге директоры, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Софья Хәсәнова сөйләде. Районда бүгенге көндә 79 коммерцияви булмаган оешма теркәлгән, аларның эшчәнлек юнәлешләре төрле. Һәр оешмага үзен тулы күләмдә күрсәтү һәм нәтиҗәле эшләү өчен финанс ресурслар кирәк. Шуңа күрә мондый оешмалар өчен грантлар конкурсларында катнашу һәм аларны гамәлгә ашыру бик мөһим. Билгеләп үтелгәнчә, Чистай районында бу планда күрсәткечләр бик яхшы: икенче ел рәттән республика муниципалитетлары арасында активлык рейтингында Чистай Казан һәм Чаллыдан соң өченче урында тора, муниципаль районнар арасында Чистай районы алдынгылар рәтендә: биредә иң күп проектлар эшләнгән һәм иң күп грантлар алынган.


Бу мәсьәлә буенча өстәмә доклад белән «Камалия» автономияле коммерцияви булмаган оешма, ял итү-үстерү үзәге җитәкчесе урынбасары Зөлфирә Шәрәпова һәм Чистай мөхтәсибәте гамәлгә ашыра торган грант проектлары җитәкчесе Әлфия Сафина чыгыш ясадылар. Алар соңгы вакытта әлеге оешмалар тарафыннан гамәлгә ашырылган иң кызыклы грантлар турында сөйләделәр. Аерым алганда, соңгы өч ел ярым эчендә «Камалия» ял итү-үстерү үзәгендә 38 төрле проект эшләнгән, шуларның 14е грант ярдәме алган һәм уңышлы гамәлгә ашырылган. Грант конкурсларында Чистай мөхтәсибәтенең 13 социаль проекты да җиңүче булган. Җәлеп ителгән грант акчаларының гомуми суммасы 9 миллион 800 мең сум тәшкил иткән.
Доклад ясаучыларны тыңлап, район башлыгы Дмитрий Иванов башкарылган эш нәтиҗәләрен югары бәяләде, яңа кызыклы проектлар теләде, аларны гамәлгә ашыруда тиешле ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.

Сөтне сатып алу бәясе артты

Агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский хәбәр итте. Узган атна йомгаклары буенча район хуҗалыкларында 353 тонна сөт савылган, 15 миллион сумга 335 тоннасы сатылган. Сатып алу бәяләре кыска вакыт эчендә 13 сумнан артыкка күтәрелгән һәм 44 сум 60 тиен тәшкил иткән. Бер сыердан атналык уртача савым — 126 килограмм.


Игенчеләр киләсе сезонга әзерлек эшләренә керештеләр. Техниканы кышкы саклауга кую һәм ремонтлау бара. Запас частьләргә бәяләр артыр дип фаразлану сәбәпле, хуҗалыкларга аларны яңа ел башына кадәр сатып алырга тәкъдим ителде.

3 машина йөртүче руль артында исерек килеш тоткарланган

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең полиция начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаятьләр турында 6 хәбәр теркәлгән. Сводкада — 1 мошенниклык, урлашулар, балигъ булмаганга карата җенси характердагы көчләү гамәлләре, транспорт чарасы белән кабат исерек хәлдә идарә итү очрагы.


21 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан.

Барлыгы административ хокук бозган өчен 171 кеше җаваплылыкка тартылган, шул исәптән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен — 147. Транспорт чарасын исерек килеш йөрткән өчен 3 машина йөртүче тоткарланган.

Инвалидлар ункөнлеге бара
Сүзен йомгаклап, район башлыгы Дмитрий Иванов Инвалидлар ункөнлеге баруын искәртте, бу категориядәге гражданнарга игътибар күрсәтергә кушты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев