Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дмитрий Иванов чистайлыларга гуманитар ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм якынлашып килүче Өлкәннәр көне турында искә төшерде

Муниципалитетта атналык киңәшмә узды

Хакимият бинасында атналык киңәшмә узды, аны район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды. Анда диспансеризация узуның мөһимлеге, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эше, шәһәр һәм райондагы оператив вәзгыять турында сөйләштеләр.

Һәр җитәкче үз предприятиесе хезмәткәрләренең диспансеризация узуын контрольгә алырга тиеш

Диспансеризация узуның мөһимлеге турында Чистай үзәк район дәваханәсе баш табибы Илдар Хәнифов сөйләде. Диспансеризациянең максаты — кеше сәламәтлегенең гомуми торышын бәяләү, шулай ук иртә этапта мөмкин булган проблемаларны ачыклау һәм аларны кисәтү чараларын күрү.

Сәнәгать диспансеризациясенә аерым игътибар бирергә кирәк. Баш табиб билгеләп үткәнчә, бу профилактик чаралар комплексы, аңа планлы медицина тикшерүе дә, өстәмә тикшерү ысуллары да керә. Ул предприятие һәм оешма җитәкчеләренә хезмәткәрләренең барлык тиешле тикшерүләрне узуын контрольдә тотуларын сорап мөрәҗәгать итте. Илдар Хәнифов диспансеризациянең бушлай булуын искәртте.

Соңгы культураларны җыю эшләре бара

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре эше турында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Ул район кырларында бар куәткә соңгы культуралар: рапс, көнбагыш, бәрәңге һәм кукуруз җыю эшләре баруы турында сөйләде. Уңышның күп өлеше җыеп алынган инде һәм якын арада калганнарны җыеп бетерү планлаштырыла. Туфракны эшкәртү һәм кышка әзерләү эшләре дә дәвам итә. Хуҗалыкларда уҗым культураларын чәчү эшләре бара — 18 мең гектардан артык мәйданда алар чәчелгән инде. Шуның 16 мең гектарыннан артыгын уҗым бодае били.

Узган атнада 372 тонна сөт савылган, 353 тонна сатылган.

5 машина йөртүче транспорт чарасын исерек килеш йөрткән өчен тоткарланган

Узган атнадагы оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Сергей Атуров сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, 16 сентябрьдән 22сенә кадәр 7 җинаять: 1 наркотиклар тартып алу, 2 урлашу һәм 4 мошенниклык очрагы теркәлгән. Юлларда 22 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан. 169 хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган, аларның күбесе — 138е юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен, шул исәптән 5 машина йөртүче транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән.

Өлкән буын кешеләренә игътибар күрсәтегез

Утырыш ахырында Дмитрий Алексеевич безнең хәрбиләргә гуманитар ярдәм җибәрүдә катнашкан һәркемгә, шул исәптән «Чистай-фронтка» волонтерлык хәрәкәтенә нигез салучы Чулпан Сөләймановага рәхмәт белдерде.

— Безнең егетләр махсус хәрби операциядә үзләренең сугышчан бурычларын үтиләр. Ни кызганыч, фронтта югалтулар да була. Шуңа күрә без солдатларыбызга ярдәм итәргә, аларның сугышчан рухын күтәрергә тиешбез. Шулай ук без аларның һәм һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итәргә тиеш. Алар авыр хәлдә, — дип билгеләп үтте Дмитрий Алексеевич.

Район башлыгы 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтеләчәген искә төшерде.

— Хөрмәтле җитәкчеләр! Лаеклы ялда булган өлкән буын кешеләре турында онытмагыз. Аларга хәзер бүләккә караганда, игътибар кадерлерәк. Өйләренә барыгыз, аларны бәйрәм белән котлагыз, алар белән вакыт уздырыгыз, аралашыгыз, — дип мөрәҗәгать итте Дмитрий Иванов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев