Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Дмитрий Иванов Чистай районында ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча эшне дәвам итәргә кирәклеген билгеләп үтте

Муниципаль районда ришвәтчелеккә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булды

Киңәшмә район башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә узды.
Утырыш яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Дамир Хәсәнов доклады белән башланып китте. Ул яшьләр сәясәте өлкәсендәге учреждениеләр тарафыннан чаралар үткәргәндә ришвәтчелек күренешләренә юл куймау, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдә эчке финанс контрольне оештыру турында мәгълүмат бирде.
Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, ришвәтчелек күренешләренә юл куймау өчен һәр учреждениедә боерык белән ришвәтчел һәм башка хокук бозуларны кисәтү өчен җаваплы затлар билгеләнгән, ришвәтчелеккә һәм мәнфәгатьләр каршылыгына каршы көрәш буенча үз комиссияләре эшли, ул норматив документлар алып бара, түләүле хезмәтләрне, учреждение сметаларын, чаралар үткәрүгә чыгымнарны контрольдә тота. Ришвәтчелек күренешләрен булдырмау буенча эш массакүләм чаралар үткәргәндә дә башкарыла.
– 2025 елның хисап чорында гражданнардан һәм учреждение хезмәткәрләреннән мөрәҗәгатьләр кермәде, хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәмәү очраклары теркәлмәде, хезмәткәрләрдә мәнфәгатьләр каршылыгына китерергә мөмкин булган шәхси кызыксыну очраклары булмады, – дип ассызыклады Дамир Мансур улы.
Аннары утырышта катнашучылар мәдәният бүлеге җитәкчесе Анфиса Елисееваның чыгышын тыңладылар. Аның чыгышы шулай ук ришвәтчелек күренешләренә юл куймау эшенә багышланган иде, ләкин инде бу аның ведомствосындагы мәдәният учреждениеләренә кагылды. Анфиса Анатольевна бу юнәлештәге эшчәнлек турында җентекләп сөйләде, киләчәктә дә бу эшнең дәвам итәчәген билгеләп үтте.
Ришвәтчелек күренешләрен булдырмау максатыннан, муниципаль контрактларны (шартнамәләрне) үтәү шартларының, шул исәптән тәэмин итүчеләрнең (подрядчыларның, башкаручыларның) алар буенча йөкләмәләрне үтәү срокларының үтәлешенә финанс контроль алып бару буенча башкарыла торган эшләр турында финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова мәгълүмат бирде.
Агымдагы елның 8 аенда финанс-бюджет палатасының контроль чаралар планы нигезендә муниципаль районның 10 учреждениесендә сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турындагы закон нормаларын үтәүнең дөреслеген тикшерү үткәрелде, алар барышында 29 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды.
– 2025 елның 8 аенда тикшерелгән акчаларның гомуми күләме 180 миллион сумнан артык тәшкил итте. Барлык тикшерү материаллары шәһәр прокуратурасына тапшырылды, – диде Наталья Анфиногентовна.
Муниципаль район Советының массакүләм мәгълүмат чаралары, иҗтимагый һәм дини оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Илфат Мәгыйзов җирле үзидарә органнарының мәгълүмати ачыклыгы һәм муниципаль район җирле үзидарә органнары эшчәнлегендәге ришвәтчелек күренешләре турындагы мәгълүматны мониторинглау нәтиҗәләре хакында сөйләде.
Ул ассызыклаганча, мәгълүмати ачыклык – хакимият органнары эшенең төп аспекты. Район хакимияте эшчәнлегенең ачыклыгы һәм үтә күренмәлелеге берничә канал аша тәэмин ителә.
Районның рәсми сайты алып барыла, анда даими рәвештә җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында барлык мәгълүмат урнаштырыла, карарлар, күрсәтмәләр, шулай ук яңалыклар һәм белдерүләр бастырыла. Шулай ук социаль челтәрләрдә хакимиятнең рәсми битләре актив үсә, бу район халкына мөһим мәгълүматларны җиткерергә мөмкинлек бирә. Гражданнарга уңайлы булсын өчен электрон кабул итү эшли – халык белән кире элемтә тәэмин ителә. Мәгълүмати озата баруда «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») район газетасы, «Чистай-информ» сайты һәм аларның социаль челтәрләре зур роль уйный.
– Ачык булу, халык белән даими аралашу һәм эзлекле мәгълүмати сәясәт җирле үзидарә органнарына ышанычны югары дәрәҗәдә сакларга мөмкинлек бирә, – диде Илфат Фаат улы.
Утырыш азагында муниципаль район башлыгы районда ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча зур эш алып барылуын һәм алга таба да аны дәвам итәргә кирәклеген билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев