Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дмитрий Иванов: «Чистай районы бәрәңгесез калмаячак»

Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәсенең төп темалары — дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең территориаль профсоюз оешмасы эше, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды.

Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Юлламага ташламадан 43 кеше файдаланган

Дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең Чистай территориаль профсоюз оешмасы эше турында оешма рәисе Ольга Лазарева сөйләде. Профсоюзның ныклы игътибарында — хезмәт законнары нормаларын үтәү мәсьәләләре. Аларның үтәлешен контрольдә тотуның нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, территориаль профсоюз оешмасында ике штаттан тыш хокукый һәм техник инспектор эшли. Быел план буенча социаль аудит 3 учреждениедә уздырылган. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча законнардагы яңа үзгәрешләр белән бәйле рәвештә кадрлар эшен алып бару буенча тәкъдимнәр бирелгән. Ел ахырына кадәр тагын 2 тикшерү үткәрергә планлаштырыла.

Профсоюз эшчәнлеге шулай ук хезмәткәрләрне сәламәтләндерүне оештыруга юнәлдерелгән. Бу планда эш берничә юнәлеш буенча алып барыла. Аерым алганда, профсоюз әгъзаларына республика шифаханәләренә 12-30 процент ташлама белән юлламалар бирелә, шул исәптән аларның гаилә әгъзаларына да. Барлыгы ташламадан 43 кеше файдаланган. Профсоюз ташламасы белән юлламалар сатып алудан матди файда 4 меңнән 16 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Соңгы культураларны җыю дәвам итә

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский хәбәр итте. Бер атна эчендә тулай савым 327 тонна тәшкил иткән, 310 тонна сатылган, сөтнең уртача бәясе — 26,3 сум.


Район кырларында соңгы культураларны урып-җыю дәвам итә. Узган атнада игенчеләр соя җыюга керештеләр. Тиздән ул төгәлләнәчәк. Хисап чорына бу культураның 192 гектары җыеп алынган, 202 тонна суктырылган. Уңыш һәр гектардан 11 центнер тәшкил итә.

572 гектарда бәрәңге җыеп алынган, бу планның 78 процентын тәшкил итә, 18253 тонна казып алынган, уңыш һәр гектардан 320 центнер тәшкил итә.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, әлеге культураның уңышы яхшы.

— Чистай районы бәрәңгесез калмаячак, — дип белдерде Дмитрий Алексеевич. — Бүгеннән үк ул шәһәрнең барлык ярминкәләрендә һәм кибетләрендә тәкъдим ителгән.

Сводкада — 3 мошенниклык очрагы

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча полиция бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә 5 җинаять турында хәбәр теркәлгән. Сводкада — урлашулар, 3 мошенниклык очрагы. 17 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда 2 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган.

Административ хокук бозулар өчен 226 кеше тоткарланган, шул исәптән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен — 194. Транспорт чарасын исерек килеш йөрткән өчен 7 машина йөртүче тоткарланган.

Авдеев зиратында шимбә өмәсе узачак

Ахырда район башлыгы Дмитрий Иванов шимбә көнне, 30 сентябрьдә, 8 сәгать 30 минутта Авдеев зиратында өмә булачагын хәбәр итте, чистайлыларны анда актив катнашырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев