Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дмитрий Иванов: «Чакыру кәгазе алган һәм Ватанны батырларча сакларга киткән кешеләр – геройлар»

Муниципалитетта узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм итү, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды. Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Басуларда урып-җыю эшләре дәвам итә

Агросәнәгать комплексы предприятиеләренең эше турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов сөйләде. Район басуларында бөртеккә кукуруз, көнбагыш урып-җыю дәвам итә. Комбайнчылар төнлә дә эшлиләр.

Җирне туңга сөрү дәвам итә. Бу эш 74 процентка башкарылган.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре техниканы кышкы саклауга, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга кую буенча эш башладылар.

15 мең тонна орлык салынган, хәзер алар чәчү кондициясенә җиткерелә.

Тәүлеклек савым 46 тонна тәшкил итә, төрле сөт комбинатларына 42 тонна сөт сатыла. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сатуның уртача бәясе – 31 сум 70 тиен, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда – 23 сум 62 тиен.

Сводкада – кеше үтерү

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең полиция начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә 15 җинаять турында хәбәр теркәлгән. Сводкада – кеше үтерү, 9 урлашу, 3 мошенниклык, транспорт чарасына хокуксыз ия булу очрагы. 25 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, анда 1 кеше һәлак булган, 8 кеше төрле дәрәҗәдә зыян күргән. Ике машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 183 кеше тоткарланган. Исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен – 3.

Төп бурыч – мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү

Утырыш ахырында Дмитрий Алексеевич районнан делегация белән мобилизацияләнгән чистайлылар янына Казанга барулары турында сөйләде.

– Без ир-егетләребез янына бардык, аларга гуманитар ярдәм алып бардык. Алар акча җыюда, кирәкле әйберләр сатып алуда катнашкан һәркемгә зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Аларның кәефләре күтәренке. Һәрберсе белән аралаштык, гаиләләренә нинди ярдәм кирәклеген тыңладык. Һәр мәсьәләне аерым хәл итәчәкбез, – диде район башлыгы. – Сораулар бар, алар күбрәк көнкүрешкә кагыла, бу гаиләләргә мөмкин кадәр ярдәм итәчәкбез. Дөресен генә әйткәндә, алар геройлар, алар кулларына чакыру кәгазьләре алдылар һәм батырларча Ватанны сакларга киттеләр. Ә качып йөрүчеләр өчен оят. Кеше буларак аларны, әти-әниләрен аңларга була, ләкин барыбызның да Ватаны бер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев