Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дмитрий Иванов: «Безнең бурыч — махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү»

Муниципалитетта узган чираттагы аппарат киңәшмәсенең төп темалары — махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, атналык оператив хәл һәм агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы булды.

Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Киңәшмә ВТБ банкының «Чистай» операция офисы эше турындагы мәгълүмат белән башланып китте, бу хакта аның җитәкчесе Гүзәл Харисова сөйләде.

Урып-җыю темпларын һава шартлары тоткарлый

Агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский хәбәр итте. Узган атна йомгаклары буенча урып-җыю динамикасы түбән дәрәҗәдә дип характерлана. Уңай булмаган һава шартлары бу эшкә сизелерлек төзәтмәләр кертә. Гомумән алганда, район буенча 18 мең гектарга якын мәйданда уңыш җыеп алынган, бу бөртеклеләр мәйданының 38 процентын тәшкил итә. 59 мең тоннадан артык ашлык суктырылган, бер гектардан уртача уңыш — 33,1 центнер. Кайбер хуҗалыкларга ашлык урып-җыю темпларын арттырырга кирәк, дип билгеләп үтелде.


«Чистай» агрофирмасында рапс җыюга керештеләр. Гомумән, бу культура быел яхшы уңыш күрсәтә. Хисап чорына 587 гектарда 2 мең тоннага якын рапс җыелган, уңдырышлылык һәр гектардан 33 центнер тәшкил итә.

Бәрәңге алу дәвам итә, һава шартлары начар булу сәбәпле, аның темплары да кимегән. Хисап чорына бу культураның 68 гектары җыеп алынган, бу планның 10 процентын тәшкил итә. 2 841 тонна чыгарылган, уртача уңдырышлылык һәр гектардан 420 центнер тәшкил итә.

Бер атнада район хуҗалыкларында 375 тонна сөт савылган, бу алдагы чорга караганда 3 тоннага күбрәк. 11 миллион сумнан артык суммага 356 тонна сатылган.

Терлек санын арттыру буенча эш дәвам итә, бер атнада 68 бозау туган.

Юл-транспорт һәлакәтендә 2 кеше һәлак булган

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең полиция начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаятьләр турында 6 хәбәр теркәлгән. Сводкада — талау, мошенниклык очраклары, урлашу.


13 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, нәтиҗәдә 2 кеше һәлак булган.
Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 140 кеше тоткарланган, транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен — 2.

Хәйрия җыемы игълан ителде

Киңәшмәне йомгаклап, район башлыгы Дмитрий Иванов чистайлыларны ВСУның хәрби агрессиясеннән зыян күргән Курск өлкәсендә яшәүчеләргә, шулай ук махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итәргә өндәде. Шәһәрдә бу максатларга хәйрия акчалары җыю игълан ителгән.

— Без боларның барысыннан да читтә кала алмыйбыз. Хәзер һәлак булган егетләрнең, бүгенге көндә анда булганнарның гаиләләренә бик авыр. Алардан мөрәҗәгатьләр күп килә. Кемнеңдер йорт түбәсе, кемнеңдер газ казаннары белән проблема. Без мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышабыз. Бюджет хисабына да, «Чистай» мәдәни фонды хисабына да ярдәм итәбез, әмма кайвакыт акча җитми. Мин чистайлыларның читтә калмавын үтенәм. Бу егетләр безнең барыбыз өчен дә, хәзер тыныч күк астында яшәүчеләр өчен гомерләрен бирәләр. Безнең бурыч — аларга һәм аларның гаиләләренә мөмкин кадәр ярдәм итү. Аларга хәзер җиңел түгел, — диде Дмитрий Алексеевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев