Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дмитрий Иванов: «Бер атна эчендә шәһәр тәртипкә китерелергә тиеш»

Муниципалитетта узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык, «Исцеление» муниципаль учреждениесе эшчәнлеге, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды. Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Исерек хәлдәге гражданнарга кирәкле ярдәм күрсәтелә

«Исцеление» муниципаль автоном учреждениесе эше турында аның җитәкчесе Евгений Отбоев хәбәр итте. Аның хезмәткәрләре исерек хәлдәге, наркотик һәм башка исерткеч нәрсәләр кулланган, үз-үзләрен йөртү яки әйләнә-тирә мохиттә ориентлашу сәләтен югалткан, медицина ярдәме күрсәтүгә мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнәләр. Аларның учреждениедә булу вакыты 3 сәгатьтән алып бер тәүлеккә кадәр.

Агымдагы елның өч аенда учреждениегә 284 кеше китерелгән.

 

Сөтнең бәясе төшкән

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов хәбәр итте. Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре дәвам итә. Күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны тукландыру, туфракны тырмалау эшләре башкарыла. Орлыкларны инкрустацияләү буенча эшләр алып барыла.

Бер атна эчендә 320 тонна сөт савылган. 311 тонна сатылган. Сөтнең уртача бәясе кинәт төшкән һәм 24 сум тәшкил итә.

 

4 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча полиция бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаять турында 9 хәбәр теркәлгән. Сводкада – урлашу, мошенниклык очраклары. 21 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда 6 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. Административ хокук бозулар өчен барлыгы 241 кеше җаваплылыкка тартылган, шул исәптән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 212. Транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен 4 машина йөртүче тоткарланган.

Бер атна эчендә шәһәр тәртипкә китерелергә тиеш

Утырыш ахырында Дмитрий Иванов янгын куркынычсызлыгы, шәһәрне һәм районны санитар чистарту һәм төзекләндерү темаларына тукталды. Башлык шәһәр территорияләрен җыештыруны оештыру һәм аны башкару темплары белән канәгать булмавын белдерде.

– Бер атна эчендә шәһәрне тәртипкә китерергә кирәк: әйләнә-тирә территорияләрне чистартырга, биналарның фасадларын яңартырга, – дип йөкләмә бирде Дмитрий Алексеевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев