Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дмитрий Иванов: «Белоруслар белән хезмәттәшлек итәчәкбез»

Чистай муниципалитетында узган атналык аппарат киңәшмәсендә бу юлы милек салымнарын җыю кампаниясенең башлануы, агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл турында фикер алыштылар.

Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Салым ташламаларыннан 20 меңгә якын чистайлы файдалана

Милек салымнарын җыю кампаниясе башлануы турында Россия Федераль салым хезмәтенең 12нче номерлы районара инспекциясе башлыгы Альберт Газизов хәбәр итте. Федераль салым хезмәте тарафыннан физик затларның мөлкәтенә салым салу кампаниясе тәмамланган. Чистайлыларга 36 меңнән артык бердәм салым кәгазе җибәрелгән. Белдерү кәгазьләрен җибәрү октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу елдан башлап салым кәгазьләрен почта яки шәхси кабинет аша гына түгел, ә РФ Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша да алырга мөмкин. Салым белдерүләре электрон формада җибәрелгән очракта, кәгазьдә кабатланмаячак.


Электрон хезмәтләргә тоташу салым инспекциясенә йөрмичә, салым түләүче өчен уңайлы булган теләсә кайсы вакытта салым салу мәсьәләләрен хәл итүдә бәхәссез өстенлек бирә.
Салым ташламаларыннан шәһәр һәм районның 20 меңгә якын кешесе файдалана, аларның күпчелеген пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәге кешеләр, күп балалы ата-аналар тәшкил итә.

Соя һәм бөртеккә кукуруз урып-җыюга әзерлек бара

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский хәбәр итте. Узган атнада игенчеләр җитенне җыеп алдылар. Агымдагы елда районда бу культура белән 4 мең гектарга якын мәйдан чәчелгән. 4180 тонна суктырылган, уңыш һәр гектардан 11 центнер тәшкил иткән.


Көнбагыш җыю дәвам итә. Якын арада авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре соя, бөртеккә кукуруз җыеп алачаклар 280 гектарда бәрәңге казып алынган, 9867 тонна җыелган, уңыш һәр гектардан 352 центнер тәшкил итә.
Уҗым культураларын чәчүнең кулай вакыты тәмамланды. Хуҗалыклар бу эшләрне вакытында башкардылар. Барлыгы 23 220 гектар чәчелгән, нигездә, уҗым бодае. План 2 процентка арттырып үтәлгән.Бер атна эчендә тулай савым 329 тонна тәшкил иткән, 312 тонна сатылган, сөтнең уртача бәясе — 23,8 сум.

7 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча полиция бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаять турында 9 хәбәр теркәлгән. Сводкада — 5 урлашу, 2 мошенниклык, наркотикларны тартып алу, транспорт чарасын законсыз үзләштерү очраклары бар. 15 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда 2 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. Административ хокук бозулар өчен 242 кеше тоткарланган, шул исәптән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен — 193. Транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен 7 машина йөртүче тоткарланган.

Чистайга Белоруссиядән делегация киләчәк

Ахырда район башлыгы Дмитрий Иванов хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча Белоруссиягә сәфәреннән алган тәэсирләре белән уртаклашты.

— Тәэсирләр уңай. Белоруслар ачык, ярдәмчел халык, махсус хәрби операциядәге барлык гамәлләребезне хуплыйлар, — дип хәбәр итте Дмитрий Алексеевич. — Безнең кебек үк, алар да хәзер дөньяның күпчелек илләреннән читләштерелгән, шулай да тулысынча Россияне яклыйлар. Хәзер тәҗрибә уртаклашу бик мөһим. Бу, әлбәттә, сәнәгыйгә караганда күбрәк игенчелек белән шөгыльләнүче ил. Әмма безнең алар белән хезмәттәшлек итәр өчен бик күп охшаш яклар бар. Безнең мөмкинлекләребез белән танышу өчен якын арада Белоруссиядән делегацияне Чистайга чакырачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев